Чирмешәндәге каз өмәсендә каз шулпасы белән сыйланганнар
Чирмешәндә яшәүче Минзәки һәм Алсирә Сәгыйровлар сентябрь аенда ук каз өмәсе ясадылар.
Күршеләре, якыннары җыелышып, бәйрәм ясап эшкәрттеләр кошларны, каз шулпасы белән дә сыйландылар.
Алар май ахырында ук бер айлык 14 баш каз бәпкәсе сатып алганнар. Сәгыйровларның казлар үстерүдә тәҗрибәләре зур, инде 15 еллап әлеге су кошларын симертәләр. Үрдәкләр дә асрап караганнар, тик казлар ныграк ошаган. Быел, аларны саклау өчен сандык-туңдыргыч та сатып алганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев