Чирмешәндә яшәүче хезмәттәшебез сынауларга бирешми
Чирмешән авылында яшәүче Илгиз Гыйрфанов тирә-юньдәге башка кешеләрдән бер дә аерылып тормый кебек. Ятим балаларны торак белән тәэмин итү программасы буенча бирелгән җыйнак кына йортта гаиләсе белән тыйнак кына яши ул.
Хатыны Лилия – хуҗабикә, тупырдап торган кызлары Айзилә белән Инзилә балалар бакчасына йөри. Ишек алдында ике машина басып тора: берсе белән Илгиз эшкә китсә, икенчесенә Лилия утыра.
Илгизнең мондый матур, түгәрәк тормышка нинди урау юллар, киртәләр аша үтеп ирешкәнен күпләр белми. Дөресен генә әйткәндә, алты елга якын редакциядә машина йөртүче булып эшләүче, көләч йөзле, юморга бай, уңган-булган егетнең тормышы турында без – хезмәттәшләре дә барын да белмәгәнбез икән. Очраклы сөйләшү вакытында гына “серләр” ачылды.
Утыз Имәндә узган балачак
Илгиз Утыз Имән авылында (ул вакытта Яңа Кади) Гөлфирә һәм Мәкъсуд Гыйрфановлар гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килә. Абыйсы, ике апасы һәм энесе белән үсәләр. Хәзер инде алар яшәгән йортның нигезе дә калмаган, 2008 елда өйләре янып, әниләренең дә шунда гомере өзелә.
- Йорт булмаса да, нигез әле дә якын. Әнә, өй каршында үскән алма агачы гына калган, шуның алмасын ашаган, күрше бабайның алмасын чәлдергәннәр дә истә, – дип сөйләп китте Илгиз, җир белән тигезләнгән өйләре урынына баргач. – Көне буе урамда уйный идек, тау да бакча башында гына, өшеп беткәнче шунда чанада шуыдык, бервакыт инеш өстендә уйнаганда боз ватылып суга да чумган идем. Өйгә кайтканда һәрвакыт башта бер генә уй була: “әни бүген аек булса ярар иде”. Ни кызганыч, мондый көннәр бик сирәк иде шул. Шул сәбәпле күп гомеребез әтинең әниләрендә узды, алар икенче урамда яшәделәр. Әбинең күпереп пешкән ипиенә май ягып, шикәр комы сибеп, туйганчы ашаган гел истә. Өйдә әллә ни ризык юк бит. Аннан соң анда рәхәтләнеп телевизор карый идек, бездә анысы да юк иде шул. Әни айга бер тапкыр ниндидер акча ала иде, шул көнне ул кибеттән күп итеп азык-төлек алып кайткач, без дә сыйланып калабыз.
Куркыныч диагноз
Гыйрфановларның өйләре мәктәп каршында ук булган. Илгиз юл аша гына чыгып, берничә ел шунда укый. Ябык кына малайның борыны еш каный, моңа башта артык игътибар итүче дә булмый. Көннәрдән бер көнне Илгиз мәктәптә аңын югалтып егыла. Аны район үзәк больницасына алып китәләр, анда берәр ай дәваланганнан соң Казанга, ДРКБга озаталар. Малайга куркыныч диагноз куялар: апластическая анемия (кан системасы авыруы). Шуннан соң дәвалау курслары башлана, Илгизгә дүрт елга якын больница койкасында ятарга туры килә. Аның үз-үзенә ышанычы шулкадәр көчле була, терелмәм дигән уйны башына да кертми.
- Минем янга әллә ни килүче юк иде. Өйдә һаман шул исерек әти белән әни икәнен белсәм дә, кайтасы килә, сагына идем. Дүрт елга бер тапкыр, берничә көнгә өйгә кайтып килдем, – ди әңгәмәдәшем. – Ә инде больницадан мине, тәрбиягә алган әти (Гарифуллин Рифкать) белән әни (Сания) килеп алды. Мин Түбән Кәминкә авылына кайтканда энем Илгизәр анда иде инде. Яңа гаиләдә мине ничек кабул итәрләр, ничек ияләшермен икән дигән шик тә юк түгел иде күңелдә. Шөкер, куркуларым бушка булган. Яңа гаиләдә башта ук җылы караш тойдым.
Алты бала янына - тагын ике ул
2005 нче елда Сания һәм Рифкать Гарифуллиннар үзләренең дүрт кызлары, ике уллары янына тагын ике туган алып кайталар. 8 һәм 11 яшьлек малайлар яңа гаиләгә бик тиз ияләшә.
- Бер-бер артлы кызлар таралышты, яныбызда игезәк улларыбыз Рузил белән Рәмзил генә калды, алар да инде 9 нчы сыйныфта укыйлар иде. Телевизордан тәрбиягә бала алган гаиләләр турында тапшыру караганда, әллә безгә дә шундый балаларны гаиләле итәргәме икән дигән уй килде башыма. Минем бу фикеремне Рифкать тә куәтләде, – диде Сания апа. – Шулай җыендык та Чирмешәнгә опека бүлегенә киттек. Флера Мансуровна Рәхимҗанова безнең ниятебезне хуплады һәм: “Бик яхшы булыр, чит районнан эзләп йөрмибез, гаилә җылысына мохтаҗ балалар үзебездә дә бар,” дип безгә Илгиз белән Илгизәрне алырга тәкъдим итте.
Тормыш өчен көрәш
Гарифуллиннар Илгизәрне район үзәк больницасыннан алып кайталар, ә Илгиз ул вакытта Казанда ДРКБда була.
- Илгизнең диагнозы бик җитди икәнен әйттеләр, терелүгә өмет 50гә 50 генә диделәр, – дип сүзгә кушылды Рифкать абый. – Кечкенә генә, ябык иделәр, ә Илгиз бөтенләй ап-ак. Менә шуннан больница юлларын таптарга тотындык. Ул вакытта иске генә “семерка” машинабыз бар иде, Казанга айга икешәр тапкыр да барырга туры килде. Төрле авырлыклар белән очраштык, рәхмәт, юлыбызда яхшы кешеләр туры килде. Илгиз терелү өчен үзе дә нык тырышты, бу чир белән, чын мәгънәсендә, көрәште дисәк тә була. Бер көн дә калдырмыйча, график буенча, бик кыйммәтле дарулар эчте. Врачлар кояшка чыгарга, су керергә, авыр күтәрергә ярамый дисәләр дә, медицинага бераз каршы да килде. Аллага шөкер, уртак тырышлыгыбыз бушка китмәде, 18 яшендә аның бу диагнозын алдылар, ул сәламәтләнде. Врачлардан бу сүзләрне ишеткәч, күзләремнән шатлык яшьләре бәреп чыкты.
Бала вакыттан ук тормыш өчен көрәшкән малайлар яңа гаиләгә, Түбән Кәминкәгә дә тиз ияләшә. Абыйлары кайда, нәрсә эшли, алар да шунда була.
-Техникага мәхәббәт тә шунда туды, әти комбайнда эшләде, абыйлар да – механизатор. Рәхмәт, бөтен эшкә, тормыш итәргә өйрәттеләр мине биредә, – ди Илгиз. – Укыттылар, туйлар ясап өйләндерделәр, кайчан кайтып керсәк тә, әти белән әни колач җәеп каршы ала. Әни пешергән бәлешләрне, тәмле ашларны сагынып кайтам, кайчан, нинди ярдәм сорасам да алар кире какмый. Үзем дә аларның кәефләрен бозмаска, кулдан килгән кадәр булышырга тырышам.
Илгиз Чирмешәндә һөнәр училищесында тракторчы-машинист белгечлегенә укый, электрчы һөнәре дә үзләштерә, шунда ук машина йөртү таныклыгы да ала. Аннан соң үзенә машина сатып алалар. Беренче “Приора”сыннан соң байтак машиналар алмаштырган инде ул. Әле шул көннәрдә генә яңа “иномарка” алып кайтты.
-Тәртипле булсыннар дип кырысрак та идек, кая баралар, нәрсә эшлиләр, барын да контрольдә тотарга тырыштык, – ди Сания апа. – Рәхмәт, йөзебезгә кызыллык китермәделәр, “4”ле, “5”ле билгеләренә укымасалар да, үзләренә кирәкле һөнәрне үзләштереп, тормышта үз урыннарын таптылар, гаилә кордылар, безне оныклар белән сөендерәләр. Аларның матур тормышларын күреп шатланып торабыз.
Туганлык җепләре өзелмәгән
Илгиз Казан больницасында дәваланганда әтиләре вафат була, 2006 елда абыйлары Рафаэль юл һәлакәтенә очрый, 2008 елда, 57 яшендә әниләре фаҗигале төстә бакыйлыкка күчкән. Ул вакытта апалары Гөлнәзирәнең үз тормышы була.
Кечерәк вакытта, туганнарның элемтәләре өзелеп тора, ә инде үсә төшкәч, очраша башлыйлар.
- Энеләремне бик сагына идем. Илгиз белән Илгизәр Чирмешәндә училищеда укыганда минем янга эшкә керә иделәр, аннан соң өйгә килеп йөри башладылар, шулай әкренләп элемтәләр яңарды, – ди Гөлнәзирә. – Хәзер инде еш очрашабыз, кунакка йөрешәбез. Билгеле, бала вакыттагы фотоларны еш карыйбыз, узганнарны, әти-әниләрне искә алабыз.
-Түбән Кәминкәдә яши башлаганның беренче елларында әнинең безне күрергә килгәне хәтердә. Без әле йокыдан да тормаган идек. Нигәдер юрган астыннан чыкмадык, әни безне күрмичә китеп барды, ә берничә айдан аның үлүе турында хәбәр килеп җитте, – ди Илгиз. – Менә шул вакытта, ник әни янына чыкмадык икән, дигән үкенеч калды. Үземне әле дә ничектер гаепле хис итәм.
Илгиз әти-әнисе, абыйсы җирләнгән, гомумән, Утыз Имән авылындагы зиратка эзен суытмый, каберләрне тәртиптә тоталар.
- Каберлеккә килгән саен хәтирәләр яңара, яшь барган саен әти-әни сагындыра, – дип моңайды әңгәмәдәшем. – Өйләнгәч, бабай (хатынымның әтисе) белән чардуган ясап, әнинең каберенә илтеп урнаштырдык.
Үзенә сүз бирә
Утызын тутырып килүче хезмәттәшебез бер тапкыр да спиртлы эчемлекләр кулланганы, тәмәке дә тартып караганы юк икән. Моның сәбәбе балачак еллары белән бәйле.
- Бәләкәй вакытта ук, спитрлы эчемлекләр кулланмаска сүз бирдем. “Яшел елан” безнең гаиләбезне таркатты, матур, бәхетле балачагыбызны урлады, – дип сабыйлык елларына ук кайтты Илгиз. – Әти-әниләре эчмәгән иптәшләремә кызыга идем һәм үземнең балаларымны бәхетле, әти-әниле итеп, туган гаиләләрендә үстерсәм иде дип хыялландым.
Әйе, аларның тормышлары күпләр сокланырлык. Ятим малайны хатыны Лилиянең якыннары да җылы кабул итә.
- Киявебездән бик уңдык, кулыннан килмәгәне юк, нинди генә эш булса да, Иске Үтәмешкә бик тиз кайтып җитәләр, кайгыбыз да, шатлыгыбыз да уртак, – диде бабасы Искәндәр Фәсхетдинов.
Сынаулар бетмәгән булган икән
Күп киртәләр аша үтеп матур гына яшәгәндә язмыш бу гаиләгә тагын бер сынау әзерләгән була, Лилия икенче кызлары Инзиләнең ишетмәвен сизеп ала. Шуннан соң кабат больница юлларын таптый башлыйлар. Кая барырга, ни эшләргә кушсалар – барын да үтиләр, бернигә дә акча кызганмыйлар, бары тик кызлары гына сәламәтләнсен.
- Мәскәүгә барып операция ясаттык, Аллага шөкер, кызыбызның бер колагы ишетә башлады, икенчесенә операция көтәбез, – ди әти кеше.
Илгизнең хатыны да үзенә пар килгән, авырлыклардан куркып тормый.
- Илгиз – ышанычлы ир, кайгыртучан әти, аның белән без таш койма артында сыман, – ди Лилия. – Авырлыкларны бергәләп җиңәбез. Йортыбыз балаларның шатлыклы авазыннан шаулап тора. Ул кызларыбызга бик игътибарлы.
Әнисеннән күчкән сәләт
Апасы Илгизне төсе белән дә, характеры белән дә әтиләренә охшаган дисә дә, аңа җырлау сәләте әнисеннән күчкән. Моңлы тавышын иң беренче Түбән Кәминкәдә белеп алалар. Мәктәптә узган чараларда җырлаган малай әкренләп авыл мәдәният йорты сәхнәсенә чыга. Әле хәзер дә анда оештырылган һәр чарадан моңлы тавышы белән тамашачыларны сөендерә. Редакциядә узган бәйрәмнәрдә дә без аны еш җырлатабыз.
- Әйе, җырларга бик яратам, әнием Гөлфирә бик матур җырлаганы истә. Әти аның җырлавын сорый иде, ә без – балалар тыңлап тора идек, – ди моңлы егет.
Уңган егет җырларга да, редакция хезмәткәрләрен командировкаларга йөртергә, язгы-көзге кыр эшләрендә катнашырга да вакыт таба. Кечкенә генә гәүдәле үзе, куәтле Т9040 New HoIIand тракторын бик оста егәрли. Гаиләсен тәэмин итү өчен теләсә нинди эшкә алына, кулыннан килмәгәне юк Илгизнең.
- Яшьлек белән ялгыш юлга да кереп китә яздым, Аллага шөкер, бу хатамны вакытында аңлап, төзәттем, – дип, әңгәмәбез ахырында, тагын бер серен чиште Илгиз.
Кадрия Гамирова фотолары.
Илсөяр Гайнетдинова видеосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарии
0
0
Илгиз энем,синең турыдагы язмаларны гел укып барам,шатланам сезнең өчен.Алда да уңышлар сезгә.Илгизәр дә сәламәтләнсен.Мөнирә апаң(хәтерләсәң).
0
0