Чирмешәндә яшәүче Гариповлар бакчасында 75 сорт помидор үсә
Чирмешәннән Галина һәм Ралиф Гариповларның капка төбендәге эшләми торган су колонкасы да интерьерда үз урынын тапкан - монда үсүче вербейник чиләк кырыеннан су агып торуны хәтерләтә. Ә инде капканың эченә узгач, сихри бер дөньяга чумган төсле. Ишегалдында нинди генә чәчәкләр юк: биредәге чүлмәкләрнең дә, гөлләрнең дә исәбен белмиләр.
Шәһәрдән авылга кайткан химик
Гариповлар Чирмешәндә әле өч ел гына яшиләр, биредә йорт сатып алып, Түбән Кама шәһәреннән күченгәннәр. Хуҗабикә тумышы белән Кече Чегодай авылыннан, ә тормыш иптәше Уфа шәһәреннән. Пенсиягә чыккач, авылга кайтып төпләнергә карар кылганнар. Яшьтән чәчәкләр яраткан якташыбызга, бирегә кайткач, мөмкинлекләр арта.
-Түбән Камада яшәгәндә дә бакчабыз бар иде, бу шөгыль минем өчен яңа түгел, ә монда масштаблар киңәйде, - ди 40 ел стажлы химик Галина Вячеславовна. - Иң яраткан чәчәкләрем – петуния. Аларның төрле сортларын үстерәм. Бегонияләргә дә мәхәббәтем артты, быел изатома үстереп карарга булдым. Яран гөлләр дә яратам. Бакчабызда розалар, бәрхет чәчәкләре, дәлия, астралар бар. Гел ниндидер яңалык кертергә тырышам. Матурлык яратам, интернеттан күрәм дә, үземдә дә булдырасым килә.
Яхшы туфрак кирәк
Якташыбыз даими рәвештә тәҗрибәсен арттыра, укый, өйрәнә, үзе кебек чәчәк үстерүчеләр белән интернет аша аралаша. Галина ханым барлык үсентеләрне дә үзе әзерли, үзенә ошаган яхшы, төрле һава шартларына яраклашкан сортларын сайлый.
-Мондый сортлар арзан түгел, тик шулай да алар үзләрен аклыйлар, иртә яздан көзгә кадәр чәчәкләре белән сөендерәләр, - дип бирелеп сөйли чәчәкләре турында Галина Вячеславовна. – Үсентеләр өчен яхшы туфрак кирәк. Аларны минераль ашламалар белән тукландырып торганда тагын да яхшырак чәчәк аталар, шулай ук ботакларын кисеп, чистартып та торасы.
Башкарылган эшләр - көндәлектә
Тырыш бакчачының эше ел әйләнәсе дә бетми. Ул көндәлегенә язып бара, киләсе елда ниндиләрен сайларга кирәклеген теркәп куя.
-Шулай хаталар өстендә эшлим, - дип елмая ул. – Яңа ел алдыннан минем орлыкларым әзер була.
Яңа сезон гыйнварда башлана, февральдә инде орлыклар туфракка күмдерелә. Үсентеләр нык булсын өчен аларга җылылык һәм җитәрлек күләмдә яктылык булуы мөһим. Гариповлар өендә моңа барлык шартлар да бар.
Ротанг белән үрелгән гөл чүлмәкләре
Аларның гөл чүлмәкләре дә берсеннән-берсе матур һәм үзенчәлекле. Хуҗабикә аларны ротанг белән дә үрергә өйрәнгән. Быел кышка су бочкаларын шулай үрергә планлый.
-Алар интерьерны бозып тора, шулай матурлыйсым килә, - ди ул. – Кибеттәге чүлмәкләр яныннан да тыныч кына үтә алмыйм.
75 сорт томат
Гариповлар йортында, чәчәкләр арасыннан узып, яшелчә бакчасына барып чыгасың. Монда томатларның гына да 75 сорты үсә. Алар теплицада да, ачык һавада да урын алган. Помидорлар бер теплицада, кыярлар өчен башкасы бар. Боларны йорт хуҗасы үзе ясаган. Болгар борычларының да үз урыны.
-Барлыгы 100ләп төп помидор, һәр сорт берничә данә генә. Һәр үсентегә сортның исеме язып куям, - ди Галина Вячеславовна. – Ошаган сортларны икенче елга да утыртам. Орлыкларны үзем ясамыйм, аның сыйфаты барыбер үзгәрә, шуңа һәрвакыт сатып алам.
Хуҗабикә бакчада тәҗрибә ясарга ярата. Суганны да орлыктан үстереп караган, уңыш яхшы. Гариповлар бакчасында кавын белән карбыз да үсә.
Кадрия Гамирова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев