Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешәндә 40 ел сыер сауган Екатерина әбигә 90 яшь тулды

“Красный Октябрь” колхозында 40 ел сыер савучы булып эшләгән Екатерина Малешина 90 яшьлек юбилеен үткәрде.

Чирмешән кызы Катяның балалык еллары бик кыска: Бөек Ватан сугышы башланганда   әле 7 яшь кенә тулган бала башка яшьтәшләре белән өлкәннәргә булыша. 15 яшендә аны Горькига торф чыгарырга җибәрәләр. Бәләкәй генә гәүдәле кызга монда бик кыен була, ашау ягы да такы-токы. Аларга кычыткан, кузгалак, чөгендер яфракларыннан җәймә ясап та тамак ялгарга туры килә.

-Бу еллар хакында ул оныкларына да еш сөйли, - ди балалары. - Шул авырлыклар эзсез узмаган, соңгы елларда әниебез еш авырый, кеше ярдәменә мохтаҗ.

Екатерина Афанасьевна өч еллап кызы Татьяна һәм кияве Константин тәрбиясендә. Өч улы, сигез оныгы һәм сигез оныкчыгы да әбиләре янында еш булалар. Ире Семен Иванович кына дөньядан иртә киткән.

Юбилярны олы юбилее белән котларга район җитәкчелеге дә килде. Район башлыгы Рамил Айбатов исеменнән котлауны һәм истәлек бүләген район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйләгөл Моксинова тапшырды. Район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Рушания Әхмәдуллина да котлауларын ирештерде.

Кадрия Гамирова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев