Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең якташлар

Чирмешән укытучылары теплоход белән сәяхәткә барган

Җәй - отпуск ял итү вакыты. Кемнәрдер чираттагы ялларын туган ягында, икенчеләр чит җирләрдә, чит илләрдә уздыра.

Гөлфинә Гайфуллина (Кармыш): - Җәйге ял вакытында теплоход белән Казаннан Түбән Новгородка бардык. Район мәгариф бүлегеннән бирелгән юллама белән сәяхәт кылдык. Быел мондый бәхет безгә елмайды, районнан биш укытучы өч көн ял иттек. Һәр елны чит илгә барсак та, бусы иң истә калган сәяхәт булды. Әле дә анда алган кичерешләр белән яшим. Мондый сәяхәтләр киләсе отпускага кадәр дәртләнеп эшләргә көч бирә. Без Яңа ел каникулы вакытында да үзебезгә ял ясарга мөмкинлек табабыз, санаторийдә сәламәтлегебезне ныгытабыз.

Айгөл Кәримова (Чирмешән): - Отпусканы каядыр ялга барырга дип алган юк. Быелгысын сеңелемнең туе вакытына туры китердем. Чит илләргә бармасак та, туган якта да ялларны файдалы һәм кызыклы итеп уздырабыз: балыкка йөрибез, төрле шәһәрләргә, театрларга барабыз.

Наталья Яманова (Ивашкино авылы): - Отпуск тәмам, инде кабат эшкә керештем. Без каядыр барып ял итәргә гадәтләнмәгән, отпускам йорт, бакча мәшәкатьләре белән үтте. Яр Чаллыга балалар янына кунакка еш барабыз, шәһәрдә йөреп кайту да ял була.  Авылыбызның табигате матур, туган якта да ял итәргә мөмкин.

Лилия Сәгыйрова (Чирмешән):- Отпусканың җәй аенда булуы бик уңайлы. Быел гаилә белән Абхазиядә ял иттек. Андагы табигатьнең, тауларның матурлыгына сокландык. Фотода күрү бер булса, ә аны үз күзләрең белән күрү бөтенләй икенче икән. Без һәр елны кая да булса барып ял итәргә тырышабыз. Сәфәрдә алган тәэсирләр ел дәвамына җитә, киләсе елга кая барасыбызны алдан ук планлап куябыз. Республикабыз шәһәрләренә экскурсияләр ясарга да җай табабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев