Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең якташлар

Чирмешән суганының дәрәҗәле чагы бар иде

Туймәт халкы гомер-гомергә суган игеп көн күргән. Дөрес, инде хәзер, элеккеге кебек бакча тутырып чәчмиләр бу яшелчәне. Шулай да, азмы-күпме гаилә бюджетына керем китергән бу шөгыльне ташламаучылар бар әле.

Туймәт авылында яшәүче Абдуллиннар гаиләсе орлык суганын инде чистартып, чәчүгә әзерләп куйганнар. Гәрәбә кебек, барысы да бер зурлыктагы орлыкның үзләреннән артканын халыкка да тәкъдим итәләр. Элек-электән суган үстергән Әфрүзия апага да, килене Сиринәгә дә бу эш ят түгел.

–Хәзер бакчаэшләрендә балаларда булыша. Кара орлыкның “командиры” –  әни, анысын ул карый, – дип елмая Сиринә Ильяс кызы. 
–Көннәр шулай торса, апрель ахырына бакчага чыгарбыз. Иң элек кара орлык үстерү өчен суган утыртабыз. Аннан соң чират кара орлыкка һәм кишергә җитә.

Абдуллиннар суганны дымлы җиргә чәчәргә тырыша. Бакчаны йорт хуҗасы Айдар язын мотоблок белән йомшарта, бу кул эшен күпкә җиңеләйтә. Әзер җиргә орлыкларны бик тиз күмдерәләр хатын-кызлар.

Суганчылар орлык суганын көздән бәйләмгә бәйләп, элеп киптерәләр. Уңышны кышкы саклауга куйганчы чистарталар һәм тартмаларда, коры урында саклыйлар.

–Суган үстерүнең әллә ни авырлыгы юк. Шытып чыкканчы су сипсәң генә, әллә нинди ашламалар кулланмыйбыз, – диде Сиринә Абдуллина. –Бер елны корт төшкәч, тозлы су сипкән идек.

Менә шулай бергәләп, саф һавада эшләп керем ала уңган гаилә.

–Элек аны үстерүе дә кызык иде, Чирмешән суганының дәрәҗәле чагы, уңышны өйгә үк килеп җыеп китә иделәр, – дип сүзгә кушылды Әфрүзия апа. –Хәзер урнаштыруы авыр, бакча зур булгач, чәчәсе дә килә бит, аны буш калдырып булмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев