Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән районыннан хәрби операциядә катнашучыларның балалары Кара диңгез буенда да ял иткән

Әтиләре махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына җәйге чорда лагерьләргә юлламалар бушлай бирелгән.

Быел районда 739 укучы лагерьләрдә ял иткән һәм сәламәтлеген ныгыткан.

Балаларның күпчелеге (485 укучы) мәктәп яны лагерьләрен сайлаган. Алар 13 мәктәп базасында эшләгән, икесе хезмәт һәм ял лагерьләре, аларда 45 бала ялын эш белән чиратлаштырган.

Районның “Кояшлы” ял һәм сәламәтләндерү лагере дүрт сменада 192 малай һәм кызны кабул иткән. Әлеге яшүсмерләрнең 15се авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр, әтиләре махсус хәрби операциядә катнашучы ике бала да ялын биредә үткәргән. Аларга юлламаны бушлай биргәннәр.

- Әтисе махсус хәрби операциядә катнашучы бер малай Кара диңгез буенда булып кайтты. Шул ук категориягә керүче тагын биш яшүсмергә Әлмәт шәһәренең “Кояшлы” лагеренда ял итү мөмкинлеге тудырылды. Районның 56 укучысы “Сәләт”тә ял итте, - диде район мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Флера Рәхимҗанова.

Сүз уңаенда. ТР Министрлар Кабинетында журналистлар өчен үткәрелгән брифингта балалар һәм яшьләрнең җәйге каникулдагы ялларына йомгак ясалды. Киләсе елга кадәр байтак лагерьләрне ремонтлап, балаларга заманча корпусларда ял итү мөмкинлеге тудырылачагы хакында да әйттеләр. Көзге чорда да районда мәктәп яны лагерьләре оештырылачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев