Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безнең якташлар

Чирмешән районыннан 4 кеше Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителгән булган

Бөек Җиңүнең 79 еллыгын билгеләп үткән көндә тагын 23 якташыбыз үзләренең хәбәрсез югалган якыннары турында рәсми хәбәр (извещение) алды.

Кайбер солдатларның үлүе хакында “кара пичәтле кәгазь” килсә дә, якыннары аларның кайда һәлак булулары һәм кайда җирләнүләре хакында белмәгәннәр. Эзтабарлар тырышлыгы белән хәзер алар җирләнгән урыннар да билгеле.

-“Фронттан хәбәр җиткерегез” проектының чираттагысын башлап җибәргәч, 23 гаиләдән хәбәр алдык. Аларның географиясе бик киң. Безнең белән Нижневартовскийдан,  Төмәннән, Оренбургтан, Мәскәүдән, Мәскәү өлкәсеннән, Самарадан, Казаннан, Яр Чаллыдан элемтәгә чыктылар һәм, әлбәттә, районыбыздан да, - диде Чирмешән кадетлар мәктәп-интернаты укытучысы, әлеге проектның райондагы җитәкчесе Ирина Суворова. – Кешеләр якыннары турындагы шушы хәбәргә дә бик шат.

Казан Кремленең Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы мөдире Михаил Черепанов тырышлыгы белән Россиядә “Йолдызсыз” 7 мең 33 герой ачыкланган, шуларның дүртесе безнең районнан. Аларга полклар, дивизияләр тарафыннан иң зур хәрби бүләк – Советлар Союзы Герое исеме тәкъдим ителгән, тик, төрле сәбәпләр аркасында, аны ала алмаганнар.

Мемориаль үзәктә узган чарада Рәхим Баһманов, Хаҗи Нургатин, Михаил Павлов, Гаяз Мостафиннарның балалары, оныклары герой исеменә лаек якын кешеләренең батырлыклары турында да ишеттеләр.

-Хаҗи бабай турында бернинди истәлекләр дә сакланмаган, хәта фоторәсеме дә юк. Бабай сугыш башлану белән фронтка китә һәм хәбәрсез югалган дигән кәгазь генә килә. Ул сугышка киткәндә әти бишектә кала, әби икенчегә авырлы була. Әтиебез Габбас та, Гаяз абый да бабайның йөзен дә хәтерләмиләр, - дип хатирәләре белән уртаклашты әлеге чарага килгән Рушания Галиуллина. – Бабай 1944 елның февралендә һәлак булган, җирләнгән урыны да билгеле, кызганыч, бу хәбәрне әби дә, әти дә белә алмыйча дөньядан киттеләр. “Батырлык өчен” медале белән дә бүләкләнгән булган икән бабай. Изге, зур эш башкаручы эзтабарларга, тарихчыларга, энтузиастларга бик зур рәхмәт.

Мемориаль үзәктә узган чарада извещениеләрне район башлыгы урынбасары Надежда Гомәрова тапшырды, якыннары турында рәсми хәбәр алырга килгән райондашларны Бөек Җиңү бәйрәме белән тәбрикләде.

-82 яшемдә әтиемне таптым, - дип күз яшьләрен сөртте Кармыш авылыннан Рушания Әхмәтҗанова. – Әккәрәй авылы кешесе әтине госпитальдә күргән, дип сөйләгән, башка бер хәбәр дә юк иде.

Муса Минхәеров сугышның беренче көннәреннән үк фронтка китә һәм хәбәрсез югала. Хәзер инде якыннары аның 1942 елда Ленинградта һәлак булуын белделәр.

Эзтабарлар өч елда 723 чирмешәнленең һәлак булган, җирләнгән урыннарын ачыклаганнар, шуларның 200гә якынын туганнары тапкан.

Бу көнне күпләрнең күзләре яшьләнде, алар мондый хәбәрне гомерләре буе көткән.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Кадрия Гамирова фотолары

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев