Чирмешән районында тырыш хезмәткәрләрне бүләкләделәр
Район җитәкчеләренең атналык эш киңәшмәсе бүләкләүләрдән башланды.
Күпьеллык намуслы хезмәте, районның социаль-икътисади үсешенә лаеклы өлеш керткәне өчен, “АКБАРС” банк акционерлык җәмгыятенең Чирмешәндәге өстәмә офисы җитәкчесе Диләрә Сәхибетдин кызы Мәгъсүмованы район башкарма комитет җитәкчесенең Мактау грамотасы белән бүләкләделәр.
Район мәдәнияте һәм китапханә эше үсешенә керткән өлешләре, күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен, Әмир авылы китапханәсе китапханәчесе Гөлшат Әмин кызы Әгъләмовага һәм Шешминка авылы китапханәсе мөдире Ольга Васильевна Ланкинага район башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хаты тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев