Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең якташлар

Чирмешән районында тормыш кайный

2025 елның да соңгы аена кердек, ел төгәлләнергә санаулы көннәр калып бара. Үтеп баручы ел газета укучыларыбыз күңелендә нинди вакыйгалар белән кереп кала, аларның көннәре ничек уза? Сорашуыбыз шул хакта.

Айнур Кәримов (Туймәт-Чирмешән): - Бу көннәрдә яңа өйгә күченү мәшәкатьләре белән йөрибез, җиһазлар сатып алабыз, бераз документ эшләре бар, кызыбызны балалар бакчасына урнаштырырга кирәк була. Улыбыз әлегә бәләкәй, әнисе белән өйдә тора. 2025 ел безнең гаилә тарихына шушы вакыйга белән кереп кала: Әлмәттән Чирмешәнгә күченәбез. Нефть тармагында эшләүче өч гаиләгә заманча йортлар төзеп бирделәр. Берсе - бертуган энем гаиләсенә, хәзер күршеләр булып яшибез. Хәзер авылда да яшәү шарталы шәһәрдәге кебек.

Ирина Доброезжева (Түбән Кармалка): - Көннәр җылы тора, кар булмагач, Яңа ел җитә кебек тә түгел. Бакчада эшләр күптән тәмам, көннәр өй мәшәкатьләре белән уза. Мин тәмле ризыклар әзерләргә яратам, интернеттан рецептлар карап тортлар, пироглар пешереп якыннарымны сыйлыйм. Биш инәләрем дә тик тормый, буш вакытым булу белән аларны кулга алам. Нинди дә булса эш белән мавыгу җаныма тынычлык бирә. Махсус хәрби операциядәге иремнең шалтыратуын көтеп алам. Быел уртанчы кызыбызга 14 яшь тулды, ул паспортлы булачак, бу - үзе бер куаныч.

Зөлфия Мәссарова (Түбән Кәминкә): - Быелгы отпускам аеруча истә калды, хезмәттәшем белән санаторийда ял иттек, дәва алдык. Әле бүген дә шунда алган кичерешләр белән йөрим, инде киләсе отпускны көтә башладым. Хәзер эштә Яңа елга әзерлек башлана. Өйгә кайткач та эш табылып тора. Мин нәзек җәймә пешерәм, кая да булса кунакка барырга булса, күчтәнәчкә шуны әзерлим, кешеләр дә заказ бирә. Кулың белгән эшнең әллә ниди авырлыгы да юк кебек. Ялларда балаларның кунакка кайтуларын көтеп алам, үзем дә шәһәргә еш барам.

Иркәнур Сафина (Якты Тау): - Быел төпчегебез Ришат, мәктәпне көмеш медальгә тәмамлап, Казанга югары уку йортына керде. Бюджетта укый, бусы да бик зур куаныч. Көндез эштә - Светлогорск һәм Якты Тау авыллары халкына матбугат басмалары таратам. Мал-туар белән яшәгәч, өйдә дә эш күп. Кыш әле ашыкмаса да, инде ике баш малны суеп урнаштырдык. Бу көннәрдә каз өмәсе ясадык. 10 баш каз алган идек, балалар белән шуларны йолкыдык. Ә кич – артист, клубка җыелабыз, быел да спектакль әзерләдек. Аны Әниләр көнендә авылдашларга тәкъдим иттек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев