Чирмешән яңалыклары

"Безнең Чирмешән" газетасы - Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең якташлар

Чирмешән районында суган “урагына” төштеләр

Кара Чишмә авылыннан Фикс һәм Рәҗәп Мортазиннар орлык суганын йолкырга керешкәннәр.

Элеккеге традиция

Бу эш карачишмәлеләргә ят түгел, алар гомер-гомергә суган үстереп көн күргәннәр. Күпләр инде әлеге шөгыльдән читләшсә дә, Мортазиннар бүген дә бакча тутырып үстерәләр аны. Без барганда йортлары каршындагы бакчада орлык суганын йолкып теземнәргә сала иделәр. Уңышның байтагын җир куеныннан чыгарсалар да, әле эш байтак әле.

Соңга калырга да ярамый

-Бу арада яңгырлар күп яву сәбәпле, бакча бик дымлы, шуңа суган да пычраграк. Орлык суганын алырга вакыт бик җитте, моңа елда июльнең 20ләрендә керешәбез. Соңга калырга да ярамый, сабаклары корыгынчы өлгерергә кирәк, югыйсә орлык сыйфатын югалта, - диде Фикс апа. – Яз көне 20 стакан “чернушка” чәчкән идек, орлык сыйфатлы булгач, барысы да чыккан, уңыш бик яхшы.

Эш күп - тырышлык та, сабырлык та кирәк

Мортазиннар йолкыган уңышны махсус япмалар өстенә рәт-рәт тезеп баралар. Алар берничә көн кипкәннән соң, бәйләмнәргә бәйлиләр. Аннан соң бәйләмнәр ышык урынга күчә.

-Хәзер маллар тотмыйбыз, абзарга кертеп эләбез, урын күп, - ди Рәҗәп абый. – Алар көзгә кадәр шунда кибә.

Быелгы уңыш бик шәп: үткән ел сигез центнер орлык суганы үстергән булсалар, быел да шуннан начар булмас кебек.

Орлыкны саклау

-Бу кадәрле орлыкны ничек, кайда саклыйсыз? - дигәч.

Мортазиннар елмаеп кына җавап бирделәр. Кыш көне алар өйләренең бер бүлмәсен тулысынча суганга бирәләр. Рәҗәп абый махсус өстәлләр ясаган, аларга челтәрле капчыкларга тутырылган суганны утын өйгән сыман, шакмаклап, әрдәнәләп, арасыннан һава йөрерлек итеп өяләр.

 

– Җылы бүлмәдә суган бик яхшы кышлый. Орлыкны дөрес сакларга да кирәк, бу бик мөһим, – дип аңлатты Фикс апа.

Эрерәге – үзләренә, матуры – сатуга

Мортазиннар сатуга дигән орлыкны сайлап алалар, алар барысы да бер зурлыкта, матур, түгәрәк булырга тиеш. Эреләрен үзләренә калдыралар.

Алар шулай ук кызыл суган орлыгы да әзерлиләр, әлегә аңа керешмәгәннәр.

Әлеге бакчада эш тәмамлангач, алар икенчесенә күчәләр: анда эре-баш суган өлгерә. Кара орлыкка утыртылган суган мәйданы да кечкенә түгел.

 

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев