Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән районында атналык эш киңәшмәсе бүләкләүләрдән башланды

Чираттагы атналык киңәшмәдә район башлыгы Рамил Айбатов районның төрле оешма-учреждениеләрендә хезмәт куючы уңганнарны тәбрикләде.

Мәдәниятне үстерүгә керткән өлеше өчен, Туган як тарихы музееның сәнгать эшчәнлегенең техник процесслар буенча белгече Сәлимҗан Газыймҗан улы Гамировка Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылды.

Күпьеллык намуслы хезмәте һәм  районның мәгариф системасын үстерүгә лаеклы өлеше өчен, Ульяновка урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Ирина Вячеславовна Федулова район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Районның социаль-икътисади үсешенә лаеклы өлеш керткәннәре, намуслы һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен “Чирмешән автотранспорт предприятиесе” ачык акционер җәмгыятенең баш бухгалтер урынбасары Рамилә Ибраһим кызы Дәүләтшинага  һәм мәктәп автобусы йөртүчесе Наип Якуп улы Мотыйгуллинга район башлыгының Мактау грамотасы тапшырылды.

Күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен һәм һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан, “Чирмешән автотранспорт предприятиесе” ачык акционер җәмгыятенең автобус йөртүчеләре: Илдус Шәрипҗан улы Мөхсинов, Шәүкәт Фатыйх улы Садыйков, Заһит Гата улы Сафиуллин район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Күпьеллык намуслы хезмәтләре һәм район мәдәниятен үстерүгә лаеклы өлеш керткәннәре өчен, Иске Кади авыл китапханәсе мөдире Рушания Миңнеәхмәт кызы Гыйрфанова, Әккәрәй авыл китапханәсе мөдире Ольга Ивановна Ефимова район башлыгының Рәхмәт хатына ия булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев