Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең якташлар

Чирмешән районы ветераннарының якыннары Җиңү бәйрәме турында үз хатирәләре белән уртаклаша

Без һәр елны 9 Май – Бөек Җиңү көнен бөтен ил белән зурлап билгеләп үтәбез. Бу бәйрәм сезнең өчен нинди мәгънәгә ия?

Азат Могыйнов (Түбән Кәминкә): – Безнең гаилә өчен 9 Май - хатирәләрне яңарта торган изге бәйрәм. Минем әтием – Мәгъсүм, хатыным Рауханиянең әтисе Гайсә Ногманов та (Керкәле авылы) Бөек Ватан сугышы ветераннары. Әти Белоруссия фронтында сул кулын югалта, бабай да утлы сугыш юлын узган. Үзем дә Әфган сугышында катнаштым. 9 Май көнне Чирмешәндә узучы бәйрәм чарасында гел катнашабыз, оныкларыбызны да алып барабыз. Алар “Үлемсез полк” акциясендә һәр елны йөриләр. Бөек Җиңү көне – ул шатлык һәм күз яшьләре бергә кушылган бәйрәм.

Асия Ганиева (Чирмешән): – Район үзәгендәге Җиңү парадын караганда, күз яшьләремне тыеп кала алмыйм. Бәхеткә, безнең әти сугыштан исән-сау кайткан, ә бит ничәмә-ничә мең кеше яуда башын салган. Әтием Инсаф (Лениногорск районы) сугышның беренче көненнән үк фронтка китә һәм бары тик 1946 елда гына туган ягына әйләнеп кайтты. Яшь вакытта аның сөйләгәннәренә әллә ни игътибар бирелмәгән, хәзер беләсе килә, тик әти юк. Әнинең дә ике абыйсы сугышта катнашкан, берсе яу кырыннан кайтмый. Рәхимҗан абый сугыш турындагы кинофильмнарны караганда, яшьләргә үзе булган урыннарны күрсәтеп сөйли иде. Ә мин үзем сугыш турындагы киноларны карый алмыйм – күңел түзми.

Василий Палаткин (Девичья Поляна): – Мин Чирмешәндәге Җиңү Парадын барып карарга тырышам, андый җай чыкмаса, Мәскәүдәгесен телевизордан карыйм. Үземнең якын туганнарым сугышта катнашмаса да, никадәр авылдашыбыз бүгенге тыныч көнебез, матур тормышыбыз өчен үз гомерен биргән. 9 Май бәйрәме – ул изге хәтер, бабайларыбызның батырлыгы алдында баш ию. Бу көн күңелемдә чиксез горурлык хисләре уята. Мең рәхмәт сезгә, бабайлар!

Кадрия Нуруллина (Лашман): – Егерме миллион кеше гомере бәрабәренә яуланган Бөек Җиңү бәйрәмен күз яшьләрсез каршылау мөмкин түгел. Бу көнне иң элек әтием турында хатирәләр уяна. Әтием Шәһит Вәлиев (Туймәт авылы) 17 яшендә, малай килеш, 1941 елда сугышка китә. Сталинград янындагы бәрелешләрдә авыр яралана. Алар гаиләдән ике ир-туган сугышта катнашкан. Кыска гына вакыт эчендә, окопта абыйсы Әхмәт белән очрашалар. Бу аларның соңгы күрешүләре була – абыйсы яу кырында мәңгегә ятып кала. Әти сугыш турындагы киноларны күз яшьләрсез карый алмый иде. 9 Май – ул бер үк вакытта шатлыклы да, моңсу да, кайгылы да бәйрәм.

Ләйсән Җамалетдинова (Түбән Кәминкә): – 9 Май җиткән саен, иң элек әтинең әтисе Фатыйх бабай Гыйрфанов искә төшә. Ул вакытта мәктәп укучысы гына булсам да, бәйрәм көнне аларга бүләкләр китергәннәре хәтердә. Әниемнең бабасы Гомәр Гарифуллин да сугыш ветераны. Элегрәк авылда да Җиңү бәйрәме көнне һәйкәл янына дистәләгән ветеран җыела иде. Кызганыч, бүген инде аларның берсе дә арабызда юк. Хәзер безнең авылда бер ветеран – Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны Мәрьям апа Задайханова гына исән. Ул – безнең тере тарихыбыз.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев