Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән районы финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләренең файдалы бүләге

Район финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләре ике якташыбызга “Безнең Чирмешән” газетасына подписка бүләк иттеләр.

Чирмешән авылыннан Александра Суркова һәм Әмирдән Тәлгать Нуретдинов 2024 елның икенче яртысында район хәбәрләрен бүләк газетадан укыячак.

Район финанс-бюджет палатасы рәисе Радик Харисов 39 ел район статистикасы бүлегендә эшләгән Александра Александровнага язылу квитанциясен һәм күчтәнәчне өенә илтеп бирде.

Бүләк иясе гомере буе район газетасын алдырган, ул аны яратып укый, хуҗабикә киңәшләре сәхифәсендә чыккан рецептларны еш куллана. Районыбызның уңган кешеләре турында мавыгып укый, танышлары хакындагы мәкаләләр аеруча кызыклы.

-“Наш Черемшан”ны укыгач, бөтен район буенча йөреп чыккан төсле булам. Ә бу подписка көтелмәгән бүләк булды, бик зур рәхмәт, әле язылырга өлгермәгән идем, - ди Александра Суркова. – Безнең хат ташучыбыз Елена Гладкова да бик уңган, матбугат басмаларын “кайнар килеш” укыйбыз.

Ялгыз яшәүче, аз керемле әмирле Тәлгать Нуретдинов та бу бүләккә бик шатланган, димәк, ул киләсе яртыеллыкта да район яңалыкларыннан хәбәрдар булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев