Ринат Әхтәмовның көне фермада уза
Соңгы айларда сөтне сатып алу бәясе нык төшкән. Февральдә бер литрга 29 сум 50 тиеннән исәп-хисап ясасалар, бүген аны 17 сум 50 тиеннән генә кабул итәләр. Төп керемнәре сөттән булган крестьян-фермер хуҗалыгы өчен бу бер дә сөенечле түгел.
Сүзем Ринат Әхтәмовның крестьян-фермер хуҗалыгы турында.
Агроном белгечлеге алган Чүпрәле районы егете үзен төрле тармакларда сынап карый, тик яшьтән мал арасында үскән малай өчен терлекчелек тармагы якынрак була. Чирмешән районында гаилә корып, ул башы-аягы белән шул хезмәткә тотына.
“Әхтәмов Р.Б.” крестьян-фермер хуҗалыгы 2012 оешкан. Ринат “Красный Октябрь” колхозының ташландык фермасын сатып алып ремонтлый һәм моңа кадәр үзләренең абзарында симерткән ун баш үгезен шунда күчерә. Билгеле, ферманы торгызу, маллар асрарлык хәлгә китерү өчен күп көч куярга һәм чыгымнар тотарга туры килә.
- Ит сатып кына тотрыклы керем алып булмый, шуңа сөтчелек тармагына кереп китү теләге туды һәм 2014 елда бер миллион 500 мең сумлык грант отып, 40 баш тана сатып алдым, – ди эшмәкәр. – Үземнең биш баш савым сыеры янына бу саллы гына ярдәм булды. Менә соңгы вакытта сөткә бәянең төшүе генә кулай түгел.
Бүген аңарда 15 баш сыер савыла, калганнары әлегә ташлаткан, әле бозауламаган. Көнгә 250 литр сөт савыла, чималны суыту җайланмалары да бар. Продукцияне көнаралаш Әлкидән килеп алалар.
Ринат Әхтәмовның фермасында 50 баш мөгезле эре терлек, шуларның 21е савым сыеры. Фермер ат та асрый. Ул өч кешене эшле иткән, аның сыер савучысы, терлек караучысы һәм көтүчесе бар.
Көтүче дигәннән, фермерның маллары инде апрельнең уртасыннан ук иректә, көтүдә йөри. Ә җәйгә, үләннәр бераз баш калкыткач, терлекләрне электр көтүчесе саклый башлый, аннан инде байтак еллар файдаланалар.
Фермер савым сыерларын үз таналарын үстерү хисабына яңарта. Үгезләрнең күпчелеген иткә үстерәләр.
- Чыгымнар да аз түгел, ферманы гел ремонтлап торырга, нидер үзгәртергә, яхшыртырга кирәк, – ди Ринат Баязит улы. – Эш өчен үз техникаң булмаса, чыгымнар тагын да арта. Миндә КамАЗ автомобиле, МТЗ, ДТ тракторлары бар. Тракторга КУН (асылмалы универсаль көрәк, төягеч) да сатып алдым, печән чапкыч та булдырдым. Малларны гел күз уңында тоту өчен, фермада күзәтү камералары да урнаштырылды.
Фермер көздән үк 400 төргәк печән, 200 төргәк салам, 60 тонна фураж әзерләгән, болар кышны иркен чыгарга җиткән. Печәннең байтагын болыннардан чабып, үзләре әзерли, тик сатып алмыйча да булмый.
Ринат Әхтәмовның көне фермада уза.
- Эш тә, ял да шунда инде безнең. Иртәнге сәгать биштә фермада булам, бар да җайлы гына барса, эш кичке тугызларда тәмамлана, – ди фермер. – Дөрес, көндез бераз ял итеп алырга мөмкинлек була. Әле аның документ эшләре дә бар бит, анысына хатыным Гүзәл булыша.
Кадрия Гамирова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев