Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән районы егетләре Ерак Көнчыгышта да, Алтайда да сынатмыйлар

Көзге чакырылышның беренче төркемнәрендә армиягә алынган егетләр инде хезмәт итәсе урыннарга барып та җиткәннәр.

Бәркәтә егете Динар Кашапов Ерак Көнчыгышта хезмәт итәчәк. 13 ноябрьдә районнан киткән якташыбыз диңгез пехотасы гаскәрләрендә, ефрейтор званиесендә.

Динар бу елның җәендә Чирмешән аграр техникумын тәмамлап, авто-механик белгечлеге дипломы алган. Ул җәен бушка үткәрми, көзге чакырылышка кадәр, вакытлыча эшкә урнашып, акча таба. Ә армиягә чакыру кәгазе алу белән ил алдындагы бурычын үтәргә китә.

-Баланы яннан чыгарып җибәрү авыр инде ата-анага, илдәге вәзгыять сәбәпле дә, бераз эч поша, - диде Динарның Әнисе Гөлшат. - Әтисе, улым, армия хезмәте ул ир-егетнең ил алдындагы бурычы, син аны үтәргә тиеш, диде. Динар үзе дә армиягә бару теләге белән йөрде, аннан баш тартмады.

Динарны, озату кичәсе оештырып, дуслары, туганнары, авылдашлары зурлап озатканнар.

-Улыбызны хөрмәтләп, озатырга килгән, сәдака биргән туганнарга, авылдашларга, дусларына олы рәхмәтебезне җиткерәбез, - диде Гөлшат Кашапова.

Динар техникумда бергә укыган бер иптәше белән киткәннәр Ерак Көнчыгышка. Якташыбыз хезмәтеннән канәгать.

– Аллага шөкер, телефоннан сөйләшеп торабыз, әле менә бүген иртән генә шалтыратты, безнең белән сәгать аермасы 9 сәгать. Тавышын ишеткәч рәхәт булып китә, - дип шатланып сөйләде солдат әнисе.

Кашаповларның тагын балалары үсеп килә, икенче уллары Чирмешән аграр техникумы студенты, ә кызлары 2 нче сыйныфта укый.

Керкәле авылыннан Рауфан Хөснуллин да Динар белән бер үк көнне армиягә алынган. Казан аграр университетында икътисадчы һөнәре алган егетне Алтай краена җибәргәннәр. Шулай туры килеп торуын әйт әле, аның абыйсы Рәзил дә нәкъ Алтай краенда хезмәт иткән булган. Гомумән, Хөснуллиннар нәселендә армиядән читләшкән ир-егетләр юк. Рауфанның әтисе дә, бабасы да Ватан алдындагы бурычларын үтәгәннәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев