Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән кызы Алсу Хафизова киносценарийлар да яза

Алсу Хафизова 35 яшьлек юбилеена бүләк ясый – 2023 елда “Мечты Ассоль” исемле тәүге китабын бастыра. Шул уңайдан якташыбыз белән очрашып, әңгәмә кордык. Сүз уңаенда, Алсу Рәфис кызы һөнәре буенча оешма менеджеры, ике бала әнисе.

-Алсу, китап бастыру теләге кайчан туды?

-Шигырь, хикәяләремне бер китапка туплап чыгару - минем күптәнге хыялым. Аның чыгымлы эш икәнен белеп, һәр ай саен хезмәт хакымнан аз-азлап мая туплый килдем.

-Моңа әзер икәнлегегезне ничек аңладыгыз?

-Мин күрше әбигә гадәти булмаган бүләк ясарга теләп, үзем иҗат иткән шигырь, хикәяләрнең иң ошаганнарын бер папкага тупладым. Менә шул этәргеч биргәндер. Казандагы нәшриятләрдә булгач, бу эшкә чын-чынлап керештем. Алты ай дигәндә китабым әзер булды. Аның бизәлешен, шрифтларын, дизайнын, рәсемнәрен – барын да үзем сайладым.

-Китапның тиражы күпме?

-Мин аны үземнең якыннарым, дусларым өчен дип бастырдым, 200 данә генә. Туплаган акчаларыма сыештым.

-Алсу, бу басмага барлык иҗат җимешләрең дә кереп беттеме?

-Юк. Дебют китабымда иң-иңнәре генә: унлап хикәя һәм алтмыштан күбрәк шигырь. Соңгысы булмас әле дип, калганнарын икенче китабыма калдырдым.

-Шулай булсын, Алсу, иҗат чишмәгез саекмасын! Ә беренче шигырегез кайчан туды?

-Миңа ул вакытта 9-10 яшьләр булгандыр. Радио тыңлый-тыңлый, өй эшләре белән мәшгуль идем. Шунда шигырь укыганнарын тын калып тыңладым. Аннан соң әнине шигырь язу турындагы сорауларга күмдем, чөнки ул вакытта ул да шигырьләр яза иде. Ул минем сорауларга җавап биреп бетерә алмый башлагач, “Кызым, дәфтәр, ручка ал да, үзең язып кара”, дип киңәш бирде. Шул вакытта беренче шигырем туды. Мәктәп елларында күп яздым дип әйтә алмыйм, аларның күбесе сакланмады да. Укытучылар иншаларны яхшы язасың, дип мактый иделәр. Китаплар, аеруча детективлар укырга яраттым, үземә дә төрле вакыйгалар уйлап чыгару ошый иде.

-Чын-чынлап иҗатка керешүегез кайчан булды?

-Студент елларымда, юлда барганда да блокнотыма язып куя идем. Минем шигырь язу сәләтемне белгәч, группада да шундый эшләр йөкләделәр. Бу шөгылем турындагы хәбәр тулай торакта да тиз таралган. Шунда, гитарада уйнап көйләр иҗат итүче бер егет миңа “Алло, талантлар эзлибез!” конкурсында башкару өчен җыр сүзләре язарга тәкъдим итте. Мин язган “Кызыл миләш” җыры белән ул призлы урын алды. Аннан соң без тагын биш-алты җыр иҗат иттек. Шул елларда мине бер шагыйрь белән таныштырдылар, ул минем шигырьләремне укыды һәм төзәтмәләр кертте. Дөрес итеп шигырь язарга өйрәнү өчен үзенә түгәрәккә чакырды. Яшь вакыт бит, аның төзәтмәләре, тәнкыйте ошамады, күңелем төште һәм ничектер язудан туктадым. Ә хәзерге акылым булса мин ул түгәрәккә йөрер идем. Соңрак шигырь язу кагыйдәләрен интернеттан өйрәндем. 2009 елдан 2014 елның гыйнваренә кадәр бер шигырь дә язмадым. Тынып торган иҗат дулкыным бала белән декрет ялында утырганда кабат уянды. Шул елларда күп иҗат иттем. Хәзер эшләгәч, шигырь, хикәяләр язарга вакыт җитми.

-Алсу, хикәяләрегез бик җиңел укыла, геройларны каян табасыз?

-Хикәяләрнең күпчелеге үз торышымнан алып язылган. Башкаларга сабак булсын, геройның хаталарын кабатламасыннар дип гыйбрәтле хәлләр язу ошый. Ә шигырьләрем күбрәк мәхәббәт турында, фәлсәфә ясарга яратам, андыйлары да аз түгел. Ел фасылы үзгәргән чорда шигырьләр күп туа.

-Китап рус телендә язылган, ә татарча шигырьләр язасызмы?

-Әйе, татарча шигырьләрем, җыр сүзләре дә бар. Тик миңа рус телендә иҗат итү җиңелрәк.

-Киносценарийлар язу белән дә мавыгасыз икән...

-Детективлар күп укыгангамы, мин төрле мавыктыргыч вакыйгалар уйлап табарга яратам. Киносценарийлар язу өчен сюжетлар язып куйдым. Аны фильм ясап төшерү өчен, махсус программага кереп сценарий язасы, бик матавыклы эш, вакытны күп сорый. Һаман да шул, вакыт җиткереп булмый. Бер танышым сөйләгән вакыйга буенча киносценарий яза башладым, мин иҗат иткәндә герой урынына үземне куеп карыйм.

-Бәйгеләрдә катнашасызмы?

-“Кладовая ромашка” хикәясен “Нефтьнең туган урыны” конкурсы өчен махсус яздым. Тәҗрибәле язучылар арасында көчемне сынап, 100 кеше арасында өченче урын алдым. Бу минем өчен зур дәрәҗә.

-Иҗатка кереп китүегезгә кем сәбәпче?

- Әнидәндер. Ул - Нәфисә Зиннурова шигырьләр яза. Үткән ел аның да беренче китабы дөнья күрде. Китаплар укырга яратуым тел байлыгын арттыра, грамоталы язарга өйрәнәсең. Китапка мәхәббәт әтием Рәфистән күчкәндер, ул күп укый. Сүз уңаенда, икенче улым Даниярда да шигырь язу сәләте сизелә, аның берничә шигыре бар.

-Хәзер дә китаплар укыйсызмы?

-Укыйм, тик методик китапларга өстенлек бирәм. Мин үземнең китапханәмә бик күп сүзлекләр тупладым. Элек берәрсе сүзлекләр укыйм, дисә кызык тоелыр иде. Менә шуларны уку ошый

-Сезнең иҗатыгызга гаиләгез ничек карый, кем бәя бирә?

-Алда әйткәнемчә, әнием дә шигырьләр язгач, безгә күпкә ансат. Яңа эшемне иң элек әни белән уртаклашам, бер-беребезгә бәя бирәбез, хаталарыбызны төзәтәбез.

-Киләчәккә планнарыгыз?

-Иҗат итүдән туктыйсы килми. Җырларымны артистлар башкаруында халыкка ишеттерү хыялы бар. Киносценарийларны ахырына җиткереп, телеэкраннарда күрәсе килә. Шигырь язарга өйрәнергә теләүчеләр өчен түгәрәк оештыру ниятем дә бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев