Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән эшмәкәре махсус хәрби операциядәге егетләргә берни кызганмый

Чирмешәннән шәхси эшмәкәр Зәкәрия Гайфетдиновның фоторәсеме район үзәгендәге Мактау тактасында урын алды һәм бу юкка гына түгел.

Махсус хәрби операция зонасына гуманитар йөк туплауда аның өлеше зур. Ул егетләргә нинди ярдәм кирәк, барын да бирә. Зәкәрия Сәйфетдин улы җибәргән электр генераторлары, электр пычкылары, шөреп боргычлар, аларга кирәкле запас частьләр сугышчыларга бик ярап куя.

-Мин моны йөрәк кушуы буенча эшлим, бирәсе килә, батыр егетләргә бернәрсә дә жәл түгел. Алар бит гомерләрен куркыныч астына куеп, безнең иминлегебезне яклап көрәшә, алар хакында без монда тынычлыкта яшибез, - диде юмарт эшмәкәр. – Тиз арада җиңү белән, исән-сау кайтуларын телим.

Якташыбыз юмарт булса да, бик тыйнак кеше. Быел аны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Республика көнен бәйрәм итү уңаеннан тантаналы кабул итү чарасына чакырган, тик ул анда бара гына алмаган.

Эшмәкәр махсус хәрби операция зонасыннан кайткан якташыбызга әле шул көннәрдә генә тагын бер генератор һәм башка кирәкле әйберләр биреп җибәргән.

-Гуманитар ярдәм җыйганда Зәкәрия Сәйфетдин улына гел мөрәҗәгать итәбез. Рәхмәт, берни дә кызганмый. Әле ул үзе биргән электр җиһазларына кирәкле запас частьләрен дә куеп җибәрә, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев