Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең якташлар

Чирмешән егете Данил Дәүләтшин дәресләрдән соң эшкә ашыга

Чирмешән аграр техникумы студенты Данил Дәүләтшин 8 сыйныфта укыганда ук нинди һөнәр сайлаячагын яхшы белгән.

Чирмешән егете балачактан ук техника белән кызыксынган. Әтисе янында гаражда автомобиль тирәсендә кайнашу – аның иң яратып үткәргән вакыты булган. Балалар бакчасына йөргәндә үк әтисе итәгенә утырып, автомобиль рулен боргалаган малай. Гаиләдә адвокатлар, юристлар булса да, Данилның йөрәге авыл хуҗалыгы техникаларына тартылган. Шуңа күрә ул Чирмешән аграр техникумында “Авыл хуҗалыгы техникасын эксплуатацияләү һәм ремонтлау” белгечлеген сайлаган.

-Авыл хуҗалыгы белгечлегенә ихтыяҗ зур, аннан соң биредә без берничә һөнәр алып чыгабыз, – ди Данил Илдар улы. – Хәзер кулымда В һәм С категорияләренә автомобиль йөртү таныклыгы бар, трактор һәм комбайн белән дә идарә итә алам. Һөнәрләремне санарга бер кулдагы бармаклар гына җитми.

Техникумда белем бирү теория һәм практиканы берләштерү принципына нигезләнгән. Язгы чәчү һәм урак вакытында студентлар районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә практика үтәләр. Монда алар тәҗрибә туплыйлар.

Данил соңгы практикасын “БИО-АГРО” җәмгыятендә үткәргән, анда Яңа ел алдыннан техникалар ремонтлауда катнашкан.

-Механизаторлар үз тәҗрибәләре белән уртаклашалар, без исә күбрәк белеп калырга тырышабыз, – ди ул. – Практика вакытында акча эшләп алу мөмкинлеге дә бар. Әле акча җыела, аннан соң автомобиль сатып алырга планлыйм.

Данил техникумда дәресләре беткәч тә эшкә ашыга, ул район үзәгендәге бер оешмада хезмәт куя.

Бу җәйдә Данил техник-механик дипломын алачак. Ул хезмәт юлын сайлаган һөнәре буенча дәвам итәргә ниятли. Шулай ук ул армиягә баруны да үз бурычы дип саный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев