Чирмешән егете Айдар Гатин укырга да, эшләргә дә өлгерә
Чирмешән аграр техникумы студенты Айдар Гатинны “БИО-АГРО” җәмгыятендә бик яхшы беләләр. Ул анда инде өч сезон чәчүдә һәм урып-җыюда катнашкан.
-Дәресләр тәмамлану белән, җәмгыятьнең машина-трактор паркына ашыгам, практикаларым да шунда үтә, - диде Айдар Илгиз улы. – Былтыр язын куәтле тракторга утырып, җир сукаладым, культиладым, чәчтем дә.
Студент егет сайлаган һөнәре турында бик яратып сөйли. Сәбәбе дә бар: бабалары (Лашман авылыннан Рәхимҗан һәм Вафа) шулай ук механизатор булган. Бүген аларның эшен оныклары дәвам итә дияргә мөмкин. Тик хәзерге техникаларны алар вакытындагы тракторлар белән чагыштырырлык та түгел.
-Рәхимҗан бабай ничек эшләгәннәрен сөйли иде. Аңа хәзерге техникаларны күрсәтәсе килә, - ди әңгәмәдәшем. - Техникумда безгә аларның барысын да өйрәтәләр. Без бит булачак миханиклар, бөтенесен дә белергә тиеш.
Дүрт ел уку дәверендә техникум студентлары берничә һөнәр ала. 18 яше тулу белән В һәм С категориясенә машина йөртү таныклыгына ия Айдар инде үз автомобилен булдыру турында хыяллана. Аның авыл хуҗалыгы техникаларын иярләргә хокук бирүче таныклыклары да бар. Быел ул кулына диплом алачак. Шул ук юнәлештә югары белем алу нияте бар икән. Армия хезмәтен узгач, һөнәре буенча эшләргә тели.
Айдарның авыл хуҗалыгы юнәлешен сайлавын әтисе Илгиз дә хуплаган. Чөнки ул улының яшьтән үк техника белән кызыксынуын белгән, автомобиль йөртергә өйрәтүче дә - әтисе.
Яшь тракторчы спортка да вакыт таба: волейбол уйнарга ярата, кышын чаңгыда йөри, техникум өчен спорт ярышларында чыгыш ясый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев