Чирмешән балалар сәнгать мәктәбенең яшь белгече 1 миллион сум премия откан
Район балалар сәнгать мәктәбе концертмейстеры Диләрә Шәйдуллина “Авыл мәдәният хезмәткәре” (“Земский работник культуры”) республика бәйгесендә җиңгән.
Өстәмә белем бирү мәктәбе укытучысы 1 миллион сум премия белән бүләкләнде.
Диләрә Илфат кызы үзе дә бездәге балалар сәнгать мәктәбенең фортепьяно бүлегендә укыган. Быел Әлмәт музыка көллиятен тәмамлаган кыз бирегә эшкә кайткан. Якташыбыз мәктәптә дә, уку йортында һөнәр үзләштергәндә дә бәйгеләрдә катнашып җиңүләр яулый. Менә шушы уңышлары аңа бәйгедә җиңәргә ярдәм иткән.
Әлеге премияне откан яшь белгеч авыл җирендә биш ел эшләргә тиеш була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев