Чирмешән авылы әфганчысы махсус хәрби операциядә дә катнашкан
Чирмешән авылында яшәүче Сергей Селезнев 40 ел элек армиягә алына. Бу әфган сугышының иң кызган еллары, 18 яшьлек егетнең бер елдан күбрәк хезмәт чоры шунда уза.
Якташыбызның армия хезмәте ике ел ярымга сузыла. Бу вакыттан бирле дүрт дистә ел гомер узса да, кайбер вакыйгалар аның хәтерендә әле дә саклана.
–1985 елның апрелендә армиягә киттем. Хезмәтем Төрекмәнстан хәрби округының Термез шәһәрендә башланды. Май аенда ант кабул иттек, ә инде июньдә батальоныбыз Әфганстан республикасы Хайратон шәһәрендә иде, – дип искә алды ул көннәрне Сергей Валентинович. –Минем “кайнар ноктада” хезмәт итүемне әти-әниләр, туганнар да ярты елдан соң гына белделәр. Ике ел ярым хезмәт иткән чорда отпускада да булмадым.
Сергей автомобиль батальонында машина йөртүче булып хезмәт итә. Хайратон, Мазари-Шәриф шәһәрләренә азык-төлек, сугыш кораллары, төзелеш материаллары ташый. Бу вакытта сугыш үткән шәһәрләрдә төзелеш эшләре дә барган. Сугыш бит, якташыбызга дошман белән күзгә-күз очрашырга да туры килә.
–Армиягә Чирмешәннән Николай Белов белән бергә киттек, Татарстаннан да якташлар бар иде, – ди сугышчы-интернационалист. –Авылдашым белән бер батальонда хезмәт иттек, роталар гына төрле иде. Хезмәттәшләр белән гел хәбәрләшеп яшәдек, 2000 нче елларда гына элемтәләр өзелде.
Якташыбыз 1986 елның августыннан хезмәтен Свердловск өлкәсендә дәвам итә, 1987 елның октябрендә хезмәтен тәмамлап, туган йортына кайта.
Әфган җирендә булган якташыбыз сугышның ни икәнен белә. Махсус хәрби операция башлангач та, ул анда бару теләге белән яна башлый. 2022 елда Сергей бу ниятен тормышка ашыра, хәрби комиссариатка барып, ярты елга килешү төзи һәм август аенда хезмәткә китә.
–2016 елда ук контракт буенча хезмәткә китәргә теләгән идем, ул вакытта алмадылар, – диде Сергей Селезнев. –“Тимер” батальонында пулеметчы булып хезмәт иттем. Алты айдан соң пенсиягә җибәрделәр.
Сергей Валентинович бүген нефть тармагында хезмәт куя, һәр көнне эштә. Очрашып сөйләшү җаен озак килештердек.
58 яшьлек якташыбыз махсус хәрби операция зонасына әле тагын барырга тели. Хезмәттәшләре белән хәбәрләшеп, элемтәдә торалар, кызганыч, араларында һәлак булучылары да бар.
автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев