Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән аграр техникумы студенты Максим Воронин укый да, эшли дә

Чирмешән аграр техникумы студенты Максим Воронинның көненең һәр сәгате бүленгән. Ул телефонны да кулына сирәк ала.

4 нче курс студенты техникумда дәресләре тәмамлангач, “БИО-АГРО” җәмгыятенең машина-трактор паркына ашыга. Чәчү вакытында, урып-җыю чорында әлеге хуҗалыкта хезмәт куйган егет, хәзер тәҗрибәле механизаторлар белән тагылма агрегатлар ремонтлыйлар.

Якташыбыз техникумда авыл хуҗалыгы техникаларын эксплуатацияләү һәм ремонтлау белгечлеге ала. Студентларны шунда ук трактор һәм автомобиль йөртүчегә дә укыталар. Максимның трактор йөртү таныклыгы бар. Практика вакытында ул куәтле тракторлар белән идарә иткән.

-Яздан алып көзгә кадәр хуҗалыкта рәсми урнашып эшләдем. Җир тырмаладым, культивацияләдем, сукаладым, котокладым, җитәкчеләр нинди эш йөкләсәләр дә җиренә җиткереп үтәдем, - диде Максим Алексеевич. – Эш вакытында төрле хәлләр килеп чыга. Колонна белән трассадан кырдан кырга күченгәндә культиваторның тәгәрмәче өзелде, шунда куркып, бераз югалып калдым. Кырда трактор ватылган очраклар да булды. Безгә база өлешен техникумда яхшы өйрәтәләр, ә практика вакытында аны ныгытабыз, тәҗрибә туплыйбыз.

Хуҗалык җитәкчеләре 1 сентябрьдә техникумга килеп тырыш студентларны бүләкләгәннәр, Грамота һәм премия тапшырганнар.

Максимның әлеге һөнәрне сайлавын әти-әнисе дә куәтләгән, чөнки әтисе дә район үзәгендәге һөнәр училищесында укыган, бабасы комбайнчы булган. Бала вакытыннан әтисенә булышып, техника тирәсендә үскән малайга  машина, трактор янында “казыну” ошый. Барын да белергә омтыла.

-Максим тыныч характерлы, гадел, иптәшләре арасында авторитетлы, ышанычлы егет, - диде группаның кураторы Ольга Долгополова. – Укуы яхшы, техникумда узган чараларда актив катнаша.

Тырыш егет кулына диплом алгач, Ватан алдындагы бурычын үтәргә, армиягә барырга җыена.

 

Кадрия Гамирова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев