Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешәннең туган як тарихы музеенда Әхсән Фәтхетдиновның “Ияләр” циклыннан экспозиция эшли

Туган як тарихы музеенда Татарстанның халык рәссамы, Габдулла Тукай премиясе лауреаты, якташыбыз Әхсән Фәтхетдиновның “Ияләр” циклы эшләреннән экспозиция эшли. Якташыбыз нәкъ шул эшләре сериясе өчен Тукай премиясенә ия була да.

Биредә рәссам якташыбызның утызлап эше экспонат буларак саклана, күбесе “Ияләр” циклыннан. Әхсән Сарыйм улы иҗат җимешләрен музейга үзе бүләк иткән булган. Музей хезмәткәрләре үзләрендәге экспонатлар янына рәссамның туган авылы – Урманасты Үтәмеш авылы китапханәсендә сакланган эшләрен дә, вакытлыча, алып кайтканнар. Алар да экспозициядә урын алган. Рәссамның гадәти булмаган, кызыклы эшләре белән музейда танышырга мөмкин.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев