Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешәнлеләрне бүләкләделәр

Татарстан Республикасы Президенты Указы белән «Лашман урта гомумбелем мәктәбе» МББУ физик-культура укытучысы Билалов Фаиз Тәүфыйк улына "Татарстан Республикасының атказанган укытучысы" дигән мактаулы исем бирелде. Авыл хуҗалыгында күпьеллык намуслы хезмәте өчен, "Сөлчә" җәмгыяте механизаторы Уламасов Алексей Михайловичка "Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы" дигән мактаулы исем бирелде. Күпьеллык намуслы хезмәте һәм...

Татарстан Республикасы Президенты Указы белән «Лашман урта гомумбелем мәктәбе» МББУ физик-культура укытучысы Билалов Фаиз Тәүфыйк улына "Татарстан Республикасының атказанган укытучысы" дигән мактаулы исем бирелде.

Авыл хуҗалыгында күпьеллык намуслы хезмәте өчен, "Сөлчә" җәмгыяте механизаторы Уламасов Алексей Михайловичка "Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы" дигән мактаулы исем бирелде.
Күпьеллык намуслы хезмәте һәм мәдәният үсешенә керткән өлеше өчен, Чирмешән үзәк китапханәсенең хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Игнатьева Маргарита Владимировна Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Мәгариф өлкәсендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен, Чирмешән лицееның математика укытучысы Галия Исмәгыйль кызы Кәримова Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Авыл хуҗалыгын үстерүгә керткән өлеше һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен, "Үтәмеш" җәмгыяте механизаторы Равил Галимҗан улы Назыйров; күпьеллык намуслы хезмәте, республиканы ашлык белән тәэмин итүгә керткән өлеше өчен һәм юбилее уңаеннан, Чирмешән икмәк кабул итү предприятиесе бухгалтеры Гөлчәчәк Таһирҗан кызы Мусина Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.
" Яңарыш" фондына кертән өлеше өчен, Рөстәм Гата улы Харисов Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Татарстан Республикасында җирле үзидарә үсешенә керткән өлеше, җирле үзидарә эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрүе һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен, Ивашкино авыл җирлеге башлыгы Ефимов Никонор Николаевич; Татарстан Республикасында җирле үзидарә үсешенә керткән өлеше, җирле үзидарә эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрүе һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Чирмешән районы ветераннар Советы рәисе Габделбари Хәсәнҗан улы Галиев; җирле үзидарәләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрүе, патриотик эшчәнлеге, яшь буынга әхлакый тәрбия биргәне һәм район үсешенә керткән өлеше өчен, Мемориаль үзәк директоры Захарова Валентина Витальевна; җирле үзидарә эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрүе, җирле мәсьәләләрне чишүдә керткән өлеше һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен, Туймәт авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Миләүшә Мосавир кызы Әсәдуллина Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы атказанган механизатор атказанган укытучы