Безнең якташлар

Чирмешәнлеләр бүләкләнде

Республиканың нефть сәнәгатен үстерүгә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен, Югары Кәминкәдә туып-үскән якташыбыз -­ В.Д.Шашин исемендәге "Татнефть" гаммәви акционерлык җәмгыяте идарәсе әгъзасы Гарифуллин Искәндәр Гата улы "Дуслык" ордены белән бүләкләнде. Районны социаль - икътисади үстерүгә лаеклы өлеш керткәннәре, намуслы һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен, "Чирмешән районы коммуналь челтәрләре"...

Республиканың нефть сәнәгатен үстерүгә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен, Югары Кәминкәдә туып-үскән якташыбыз -­ В.Д.Шашин исемендәге "Татнефть" гаммәви акционерлык җәмгыяте идарәсе әгъзасы Гарифуллин Искәндәр Гата улы "Дуслык" ордены белән бүләкләнде.

Районны социаль - икътисади үстерүгә лаеклы өлеш керткәннәре, намуслы һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен, "Чирмешән районы коммуналь челтәрләре" унитар предприятиесе механигы Николай Алексеевич Маркелов; "Татавтодор" ААҖ Аксубай филиалының "Чирмешән" юл ремонт - төзелеш участогы мастеры Хәниф Хәмзә улы Гарипов; хезмәт ветераны, озак еллар районда төрле җавап­лы урыннарда хезмәт куйган Әсхәт Кәрим улы Гарифуллин муниципаль район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.

Чирмешән районы орден Мактау грамотасы

Нет комментариев