Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безнең якташлар

Чирмешән районының Яңа Элмәле авылында Чувашстан халык шагыйренең йорт-музеен ясыйлар

Авылдашлары халык шагыйре Порфирий Афанасьевның исемен мәңгеләштерә. Чувашстан республикасында яшәүче якташыбызның төп нигезендә төзелеш эшләре башланды инде.

Яңаэлмәлелеләр шагыйрь туып үскән йортны үзгәртеп музей ясарга булганнар. Биредә эшләр грант акчасы хисабына башкарыла.

Яңа Элмәле авыл җирлеге башкарма комитеты РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы оештырган бәйгедә катнашып, мәдәни-этнографик музей комплексы зонасын саклау һәм төзекләндерү өчен бер миллион сумнан күбрәк күләмдә грант откан.

Иң беренче эш итеп, төзүчеләр Афанасьевлар нигезендәге йортның түбәсен төзәтеп, төсле калай белән япканнар. Йорт эчтән дә, тыштан да тулысынча яңартылачак.

Билгеле, биредә шагыйрьнең китаплары, шәхси әйберләре, гомумән, аның белән бәйле экспонатлар урын алачак.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев