Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән егете “Роза Хутор“ны саклаган

Сочида узган Олимпия уеннарында җәмәгать тәртибен безнең якташыбыз да күзәтте. "Чирмешән" муниципальара бүлегенең полиция хезмәткәре, кече лейтенант Радик Закиров анда өч айлык командировкада иде. Сочида Татарстаннан 800гә якын хезмәткәр - юл инспекторлары, ОМОН, патруль-пост полициясе иминлек тәэмин иткән. Радик Илшат улы да шул командада. Анда безнекеләргә "Роза Хутор" дип аталучы...

Сочида узган Олимпия уеннарында җәмәгать тәртибен безнең якташыбыз да күзәтте. "Чирмешән" муниципальара бүлегенең полиция хезмәткәре, кече лейтенант Радик Закиров анда өч айлык командировкада иде.

Сочида Татарстаннан 800гә якын хезмәткәр - юл инспекторлары, ОМОН, патруль-пост полициясе иминлек тәэмин иткән. Радик Илшат улы да шул командада. Анда безнекеләргә "Роза Хутор" дип аталучы экстрим паркын саклау бурычы куела.
Чаңгы белән таудан шуу - сноуборд, могул ярышлары узучы әлеге территория биек койма белән әйләндереп алынган. Радиклар шуңа керү-чыгу юлларында тора.
-Менә шунда инглиз телен белү бик кирәк икәнлеген аңладым. Кая, ничек барасын чит ил спортчыларына ишарәләр белән дә аңлатырга туры килде инде. Ярый әле инглиз телен белүче волонтерлар бар, безгә алар ярдәм итте,- ди Радик Закиров.
Эш вакытында полиция хезмәткәрләренә "гражданский" кием - спорт костюмы да кияргә туры килгән. Хәзер анысы Радикның өендә саклана торган кадерле истәлек.
-Сочи искиткеч чиста, матур шәһәр. Юлларын да бик яхшы ясаганнар. Барысы да елмаеп кына тора. Без үзебез дә шундый булырга тырыштык, -ди Радик.- Миңа Олимпиаданы ачу һәм ябу тантанасын да күрү насыйп булды. Зур стадионда барысын да күзәтеп тордым. Хәзер, "кара нинди тарихи вакыйганың шаһиты булдым бит", дип еш уйлап куям.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан