Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең якташлар

Бер айда – 11 маскировка челтәре: туймәтлеләрдән фронтка зур ярдәм

Туймәт авыл мәдәният йортында атнаның өч көнендә төнгә кадәр ут сүнми. Мондагы очрашулар күңел ачу, җыр-бию өчен түгел, ә бөтенләй башка – ярдәм максатында.

Авыл халкы махсус хәрби операциядәге егетләр өчен яшеренү чарасы – маскировка челтәрләре үрә. Бу уңышлы эшнең тамырлары да тирәннән башлана. Авыл халкы әүвәл Чирмешәннең Изге Михаил Архангел храмында оештырылган шундый эшкә зур ярдәм күрсәтте. Алар финанс яктан да булышты, храмга барып, маскировка челтәрләрен үрүдә дә актив катнаштылар. Тәҗрибә туплап, авылдашлар бу изге эшне үзләрендә дә оештырып җибәрде. Хәзер ярдәм итәргә теләге булып та, район үзәгенә кадәр барып йөри алмаучылар өчен дә бик уңайлы. Нәтиҗәдә, челтәр үрергә теләк белдерүчеләр шактый арткан.

Әлеге мөһим эшнең оештыручылары Ландыш Сәгыйрова һәм Дилә Сөләймановалар  сүзләренчә, булышу чын күңелдән.

-Авыл халкы һәм читтә яшәүче якташларыбыз тырышлыгы белән акча җыела, кирәкле материаллар алып кайтыла. Бер ай эчендә без 11 маскировка челтәре үреп, аларны махсус хәрби операция зонасына озаттык. Шуларның алтысын, атап, авылыбызның каһарман егетләренә җибәрдек. Игелекле эштә үз өлешләрен керткән барлык авылдашларыбызга чиксез рәхмәт, – диде ул.

Туймәтлеләр әзерләгән ярдәм челтәрләр белән генә чикләнми. Алар үргән сеткаларын район хакимиятенә тапшыру белән бергә, дарулар, бинтлар, кремнар, гигиена кирәк-яраклары, шифалы дару үләннәре һәм хуш исле чәйләр дә әзерләгән. Зур дроннарга каршы махсус челтәрләрне Нурлат шәһәренә илтеп биргәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев