Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Бәркәтәле якташыбызга яңа автомобиль бирделәр

Бәркәтә авылыннан Газинур Гыйниятуллин хәзер яңа Лада-Гранта автомобилендә йөри.

- Аңа автомобиль, производствода бәхетсезлек очрагы аркасында зыян күргән гражданин буларак, Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге инвалидларны реабилитацияләү һәм абилитацияләүнең индивидуаль программасы буенча бирелде, - диде РФ пенсия һәм социаль иминият фондының ТР буенча бүлекчәсенең райондагы клиент хезмәте җитәкчесе вазифаларын башкаручы Ирина Разукова.

Кагыйдә буларак, социаль тернәкләндерү чарасы сыйфатында автомобильгә терәк-хәрәкәт аппараты зыян күргән кешеләр ия була. Ул зыян күрүчегә җиде елга бер тапкыр бирелә һәм аның үз милке итеп рәсмиләштерелә.

Газинур Хаҗиәхмәт улының бу программа буенча алынган икенче автомобиле. Моңа кадәргесе аңа җиде ел хезмәт иткән.

Якташыбыз 1979 елда ындыр табагында эшләгәндә бәхетсезлек очрагына юлыга, 14 яшендә тездән өстә бер аягын югалта, 43 ел протезда йөри.

Казанда узган чарада 34 яшьтән алып 76 яшькә кадәрге 33 татарстанлыга шундый автомобильләр тапшырылган.

Кадрия Гамирова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев