Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең якташлар

Бәркәтәдән ирле-хатынлы Мортазиннар бер-бер артлы юбилейларын үткәрделәр

Бәркәтә авылының үрнәк гаиләсе Вәлимөхәммәт һәм Зәйтүнә Мортазиннарга кабат кунаклар килде. Сәбәбе дә бар – сентябрь уртасында Зәйтүнә әбигә 90 яшь тулса, октябрь башында Вәлимөхәммәт бабайның юбилеена җыелдылар.

Вәлимөхәммәт Нурмөхәммәт улын олы бәйрәме белән котларга район җитәкчелеге дә килде. Район башлыгы Рамил Айбатовның котлавын һәм бүләген район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов тапшырды.

Юбилярның балалары әтиләренең гомер бәйрәменә дә мул табын көйләгәннәр. Бер ай элек әниләрен зурласалар – бусында чират әтиләренә.

Вәлимөхәммәт ишле гаиләдә үсә. Мәктәптә алты классны тәмамлагач, колхозда эшли башлый, ул гомере буе атлы эштә була.

-Укырга мөмкинлек булмады шул, бәлки трактор да егәрләгән булыр идем, - ди юбиляр.

Вәлимөхәммәт бабай сөйгәнен дә ерактан эзләп йөрми, күрше кызы Зәйнәпне алып кайта. Мортазиннарның гаилә тарихлары кинолардагы кебек. Вәлимөхәммәт белән Зәйтүнә бер сыйныфта укыйлар, ике йорт аша гына яшиләр, бергә уйнап үсәләр. Зәйтүнә гаиләгә 12 нче кеше булып килә.

-Мин Зәйтүнәне пар ат белән 5 февраль көнне алып кайттым, туйлап кавыштык, - ди Вәлимөхәммәт бабай. – Шул вакыттан 66 ел гомер узган да, барысы да бер мизгел кебек кенә.

Мортазиннар ике ул, бер кыз тәрбияләп үстергәннәр, алар барысы да читтә гомер итсәләр дә, әти-әни йортына еш кайталар.

-Әти дә, әни дә бик сабырлар, мәхәббәтле гаиләдә үстек, - диде кызлары Миңлегөл.

Хәрәкәттә-бәрәкәт дигән сүзләр дә нәкъ аларга туры килеп тора. Әби белән бабай әле бүген дә үз-үзләрен карап торалар, авыл кибетенә дә җәяүләп барып киләләр.

Мортазиннарның биш оныклары бар, аларның балачаклары авылда, әби белән бабай янында узган, ун оныкчыклары да биредә еш кунак була.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев