Чирмешән яңалыклары

"Безнең Чирмешән" газетасы - Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең якташлар

Бакчаларда уңыш пешә, Чирмешән хуҗабикәләре кышка әзерләнә

Июль башы җиләк-җимешләрнең өлгергән чагы. Көннәр яңгырлы торса да, бакчада уңыш өлгерә.

Ольга Прокопьева (Чирмешән): - Былтыр җиләк-җимеш күбрәк иде, быелгысы да начар түгел. Яңгыр күп булганга, бозылганнары да очрый. Бакча җиләге инде бетеп бара, хәзер кура җиләге җыябыз. Бакчабызда аның кызылы да, сарысы да бар. Кызыл һәм кара карлыгын да өлгерде. Кура җиләгеннән компот, кайнатма, желе да ясыйм. Аларга аламашка чия һәм төче чия (черешня) кызара.

Резеда Галимова (Лашман): - Бакчабызда җиләк-җимешнең дистәләгән төре үсә. Карлыгын, кура җиләге, кара бөрлегән (ежевика) өлгерә, бакча җиләге азаеп бара. Зелпенең (жимолость) инде соңгы җиләкләрен өзәбез, аны туңдыргычка куйдым. Быел күк җиләк (голубика) беренче тапкыр уңыш бирә, авыз итәрлек булды. Алма, грушалар да өлгереп килә. Аяз көннәрне “тотып” калырга тырышабыз, җиләк-җимешне җыеп, кышкы саклауга куябыз. Безгә туңдыргычтагы җиләкләр ошый. Помидорлар да кызара башлады.

Гөлия Сөләйманова (Чирмешән): - Бакчада карлыган өлгереп килә, инде кура җиләкләре дә кызара башлады, алар кар төшкәнче уңыш бирә. Аларны бергә кушып компот ясыйм, кайнатма да әзерлим, туңдыргычта да урын алалар. Былтыр алма бик күп булган иде, быел бу агачыбыз ял итә. Озакламый кыяр-помидорлар да өлгерә башлый.

Кадрия Сафина (Туймәт): - Барлык җиләк-җимеш куакларының да уңышы яхшы, тик артык күп явым сәбәпле, куагында ук бозылалар. Кура җиләге җыябыз, бакча җиләгенең соңгыларын өзәбез, карлыганна да өлгереп килә, чия кызара. Чия белән карлыган компотын яратабыз, мохито ясыйм. Уңышны әрәм итмибез: кайнатма да ясыйм, туңдыргычка да куям. Чират крыжовникларга җитә, ә сливалар көзгәрәк өлгерә. Җәй көне эш күп, хәзер кыяр тозлый башлыйбыз, помидорларда өлгереп килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев