Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Әккәрәйдән Родионовларның мәхәббәтләре кат-кат сыналган

Әккәрәй авылыннан Любовь һәм Виталий Родионовларның йортлары 1 сентябрь көнне гөрләп торган. Балалары, оныклары туганнары җыелып, әти-әниләренең алтын туйларын билгеләп үткәннәр.

“Бер кергән капкадан кире чыкмадым”

Дүрт ул үстергән якташларыбыздан бәхетле гаилә серләре белән уртаклашуларын сорадык.

-Гаиләдә бер-береңә хөрмәт булырга тиеш, юл куешырга да кирәк, - ди Любовь Васильевна. – Мәхәббәтсез дә яшәп булмый, ягымлы сүзләр, кочаклашу да ир белән хатынны якынайта.

Тормыш булгач, савыт-саба шалтырамый булмый, андый вакытта Виталий Дмитриевичның үз алымы бар.

-Иң яхшысы - урамга чыгып, бераз тынычланып, йөреп керергә кирәк, - дип елмайды йорт хуҗасы.

Родионовларның танышулары һәм кавышулары да кызыклы гына булган... Каникулга кайткан студент кыз әнисе янына чөгендер эшләшергә бара, ә анда әле генә армиядән кайткан чибәр егет тракторда эшли. Шунда яшьләр бер-берсен күреп ала һәм ике ел очрашып йөргәч, кыз сорарга баралар.

-Кияүгә чыгу үзе бер сюрприз булды ул. Әти-әниләр табын янында утырып сөйләштеләр, килештеләр, кызны алып китәбез диләр, ә миннән сораучы юк, - дип сөйләп китте Любовь Васильевна, 50 ел элек булган хәлне. – “Мин риза түгел, бармыйм,” дим. “Риза булмасаң, ярар, утыр мотоциклга, безгә барабыз” диде туган тиешле абыем. Шулай, хәйләләп, ул мине Виталийларның йортына алып кайтты. Анда әзерләнеп капканы ачып та куйганнар. Бер капкадан кергәч, аннан кире чыкмадым инде, шулай яшәп киттек.

Сыналган мәхәббәт нык була

Яшь парның мәхәббәте кат-кат сынала. Кияүгә чыкканда Любаның укуы тәмамланмаган була, бер елдан кулына фармацевт дипломы алып кайта. Аны Лениногорск районы  Иске Куак авылына аптека мөдире итеп куялар. Родионовлар бирегә бергәләп киләләр, беренче уллары шунда туа, берничә елдан Шешминка авылына күчерәләр, аннан соң Любовь Васильевна күршедәге Түбән Кәминкә авылына йөреп эшли. 1980 елда ул һөнәрен үзгәртергә була: читтән торып химия-биология укытучысына укырга керә һәм 38 ел гомерен мәктәпкә багышлый.

Виталий Дмитриевич үзе гади тракторчы, шофер гына булса да, хатынының укуын, белем алуын куәтләп кенә тора. Сессиягә киткәндә, каенанасы белән каенатасы да йортны алып калалар, балаларны карашалар. Родионовлар әти-әниләрен тәрбияләп соңгы юлга озаталар. Улларына югары белем биреп, олы тормыш юлына чыгаралар, барысы да үз гаиләләре белән яши.

73 яшьлек якташларыбыз (алар икесе дә бер елны туган) инде үзләре дә каенана белән каената: 11 оныкка - әби, бабай, бер оныкларының туенда да булганнар.

Аларның көннәре йорт, бакча эшләре белән үтә. Абзарда сарыклар, дуңгызлар, тавыклар тоталар, йорт куяннары да бар. Бакча тутырып яшелчә, җиләк-җимеш үстерәләр. Химия-биология укытучысының эштән туктаганына алты ел вакыт узса да, ул әле дә укучыларга булыша, биологиядән имтихан тапшырырга теләүчеләр аның өенә килә.

Кармыштагы татар дуслар

Әңгәмә барышында Родионовларның тагын бер яклары ачылды, алар икесе дә татарча бик чиста сөйләшәләр.  Кармыш авылында дуслары да күп.

-Әккәрәй белән Кармыш арасы 100 метр гына бит – бер тыкрык кебек кенә. Кармышлылар белән дуслык әти-әниләрдән үк килә, - ди йорт хуҗасы. – Әти Фатыйх Гатин белән бик дус иде, икесе дә Бөек Ватан сугышы ветераны, билгеле, уртак сүзләре дә күп булган. Алар татарча сөйләшәләр иде. Шулай итеп без – балалары да аралашып яшибез.

Бу авылдан Минсәгыйрь Миншин гаиләсе дә - Родионовдарның гаилә дуслары. Бер-берсенә кунакка йөрешәләр, ә аралашу татар телендә.

 

Марат Гомәров фотолары

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев