Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең якташлар

Әккәрәйдән 90 яшьлек Нина Трофимова автомат кер юу машинасын да “тыңлата”

Әккәрәй авылында яшәүче Нина Трофимованың 90 яшьлек юбилее көнне телефоны һич тынып тормады. Әле Сочидан уллары, әле Мәскәүдән оныклары шалтыратты, ә йорты кунаклар белән тулы иде.

Нина Александрованың бала вакыты, үсмер еллары сугыш һәм сугыштан соңгы авыр чорга туры килсә дә, зарланырга күнекмәгән.

-Эшләгән вакытта була инде ул авырлыгы да, - дип куйды ул.

Ивашкино авылы кызы Нина күрше Әккәрәй авылы егете Николай Трофимовка 10 сыйныфта укыганда ук кияүгә чыга. Николай Никифровичны районда озак еллар Фрунзе исемендәге колхозны җитәкләгән кеше буларак беләләр. Алар 60 елдан күбрәк аңлашып гомер итәләр, ике ул үстерәләр. Кызганыч, ире җиде ел элек бакыйлыкка күчкән.

Нина Трофимова гомерен сәүдә өлкәсенә багышлый. Якташыбыз хезмәтен авыл кибетеннән башлаган, соңрак 20 елдан күбрәк мәктәп буфетында сату итә.  

Трофимовлар һәрвакыт үрнәк гаилә булырга тырышалар. Сыерын да асрыйлар, үгезләр һәм дуңгызлар да симертәләр. Нина Александровна кибеттә эшләсә дә, башкалар кебек үк икешәр гектар чөгендерен дә сирәкли. Билгеле, бу эшләрдә төп ярдәмчеләре уллары Николай белән Вячеслав була.

-Әти белән әни безгә бөтен эшне дә өйрәтеп үстерделәр, рәхмәт аларга, - диде олы уллары Николай Николаевич.

Ул гаиләсе белән Казанда яшәсә дә, күп вакытын әнисе янында, аны тәрбияли. Күз тимәсен, юбилярга 90 яшьне бирмәссең, ул әле ашын да пешерә, автомат кер юу машинасының да “телен белә”, абзардагы тавыклар янына да чыгып керә.

Якташыбызның юбилеена зур бәйрәм ясаганнар, өйләрен бизәгәннәр, мул табын корганнар, заказ биреп, гадәти булмаган торт та әзерләткәннәр.

-Әби мондый хөрмәткә лаек, - ди Казаннан кайткан оныгы Лариса. – Безнең балачак  Әккәрәйдә узды. Шәһәр кызы булсам да, бөтен эшне беләм, әби сыер саварга да, чүп утарга да, пешерергә дә өйрәтте, рәхмәт. Ул таләпчән һәм шул ук вакытта яхшы күңелле дә.

Якташыбызны юбилее белән котларга район җитәкчелеге дә килде. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйләгөл Моксинова район башлыгы Рамил Айбатовның котлауларын ирештерде һәм бүләк тапшырды. Нина Александровна бу көнне чәчәкләргә күмелде, бүләкләр дә бик күп булды. Аны дүрт оныгы һәм җиде оныкчыгы да котлады.

Кадрия Гамирова фотолары һәм видеосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев