Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең якташлар

Әккәрәй авылы электрчысына – 90 яшь

Гомеренең күп елларын нефть тармагында электрчы булып эшләгән әккәрәйле Александр Васильев 90 яшьлек юбилеен каршылады.

Александр Андреевичны хөрмәт итеп, төп йортка, балалары, оныклары, оныкчыклары җыелган. Аны матур бәйрәме белән котларга район җитәкчелеге дә килде. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйләгөл Моксинова район башлыгы Рамил Айбатовның тәбрикләүләрен ирештерде һәм бүләк тапшырды.

Якташыбыз хезмәт юлын укытучы булып башлый, соңрак нефть тармагына китә һәм пенсиягә чыкканчы шунда эшли.

-Әтиебез искиткеч кеше, алар әни белән безнең өчен янып-көеп яшәделәр, дөрес, без дә аларның ышанычларын акларга тырыштык, - ди балалары. – Әниебез Галина Васильевна гына дөньядан иртәрәк китте.

Васильевлар алты бала үстерәләр, кызганыч, бала кайгысы да кичерергә туры килә, төпчек кызларын җир куенына салалар. Юбилярның 12 оныгы, оныкчыклары да бар. Александр Андреевичның балалары төрле шәһәрләрдә яши, шулай да ул ялгыз түгел, төп йортта оныгы Надежда һәм бәләкәй оныкчыгы белән гомер итә, махсус хәрби операциядәге кияүләренең җиңү белән әйләнеп кайтуын көтәләр. Балалары әтиләре янына еш кайтып йөриләр, ярдәм итеп торалар.

Кадрия Гамирова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев