Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең якташлар

Аяксыз калган Илдус Җиһаншин “поддон” такталарыннан урындыклар ясый

Әмир авылыннан Илдус Җиһаншинның инвалид арбасына утырганына инде биш ел була. Якташыбыз көннәрен агач эшләнмәләре ясап та үткәрә.

Быел ул чын-чынлап шундый шөгыльгә керешкән.  Аның ишегалдында, безнеңчә әйткәндә, йортында  агачтан ясалган озын-озын өстәлләр, төрле эскәмияләр тезелеп тора.

- Балыкка да йөреп карадым, тик анда да үзем генә чыгып китә алмыйм, кеше ярдәменнән башка булмый. Йортта гына шөгыль табарга булдым. Иске поддоннарны сүтеп, такталарын шомартып өй өчен кирәк-яраклар әмәлли башладым. Дөресен генә әйткәндә, чүкеч тә саплаганым юк иде дисәм дә була, - дип сөйләп китте Илдус абый.

Ә быел ул бер автофургон поддон сүтеп, үзенә эш материалы әзерләгән. Аның шундый эшкә алынганын белгән классташы Миндар Әгъләмов кайтарган поддоннарны. Оста аларны сүткән һәм җыйнаулашып ышык урынга урнаштырганнар. Инде байтагы җиһазга да әйләнгән.

- Поддоннарны айдан артык сүттем, ике чиләк кадак җыелды, -  ди Илдус Хафиз улы. – Иң элек эш урыны ясадым, кулга көйләнгән электр циркуляркасын өстәлгә беркетеп, үземә җайлаштырдым. Башка җиһазларым да кул астында гына. Төп булышчым – хатыным инде, рәхмәт Нурсинәгә, ул минем бәхетемә тугандыр.

Менә шулай сөйли-сөйли эшен дәвам итте якташыбыз. Без барганда ясый башлаган мунча эскәмиясен төгәлләп тә куйды. Ясаган җиһазлары өйләрендә урын алган, туганнары, балалары нәрсә сорый - шуларны да ясый ул.

- Диванда ятканчы, ниндидер файдалы эш башкарам. Эш белән көннең узганы сизелми дә кала, - диде әңгәмәдәшем. – Кулларга, гәүдәгә дә хәрәкәт кирәк. Әгәр бер ятарга өйрәнсәң, урын өстендә дә калырга мөмкинсең.

Гомере буе шофер булып эшләгән якташыбызның аяклары белән проблемалар 2011 елда башлана, әүвәл уң аягының бармакларын кисәләр. Аннан соң сул аягына да операция ясатырга туры килә. Табиблар никадәр тырышсалар да, аякларны саклап кала алмыйлар. Бүген аның уң аягы тездән аста киселгән, сулы - бот төбеннән үк.

- Минем хәзер яхшы, аяк пычранмый, юарга түгел, - дип шуны да уен-көлкегә борып ала оптимист якташыбыз.

Техниканы яхшы белгән  оста “Шевроле-Нива” автомобилен кул белән идарә итә торган итеп көйләгән. Кая барырга булса да, үзе рульгә утыра, янәшәсендә - Нурсинә апа. Хат ташучы булып эшләүче хатынының ярдәмчесе, матбугат басмаларын Лашманнан барып алалар.

- Шулай тормышка җайлашасың икән ул. Бу - Ходайдан бирелгән бер сынау. Аннан соң юлыма да гел яхшы кешеләр очрап тора, рәхмәт, - диде Илдус Хафиз улы. – Тормышка карашым да, холкым да үзгәрде, үпкәли башладым.  Күңел дә нечкәрә икән ул, күзләр бик тиз яшьләнә.  Рәхмәт, балаларга, оныкларга, мине хөрмәтлиләр, олылыйлар.

 

Кадрия Гамирова фотолары

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев