66 ел бергә: Бәркәтәдән ирле-хатынлы Мортазиннар – классташлар да, күршеләр дә
Бәркәтә авылының үрнәк гаиләсе Вәлимөхәммәт һәм Зәйтүнә Мортазиннарга көз айларында кунаклар еш килә. Сәбәбе дә бар – сентябрь уртасында Зәйтүнә әбигә 90 яшь тулса, октябрь башында Вәлимөхәммәт бабай юбилеена җыелалар.
Зәйтүнә Мостафа кызын олы бәйрәме белән котларга район җитәкчелеге дә килде. Район башлыгы Рамил Айбатовның котлавын һәм бүләген район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйләгөл Моксинова тапшырды.
Юбилярның балалары әниләрен хөрмәтләп мул табын көйләгәннәр. Өстәл артында байтак хәтирәләр яңарды, күзләр дә дымланды. Күз тимәсен, Зәйтүнә әбигә бу яшьне бирмәссең дә, хәтере дә яхшы.
Зәйтүнәнең әтисе Бөек Ватан сугышының беренче елында ук һәлак була, әниләре биш баланы ялгызы үстерә. Шунлыктан аңа “тормыш арбасына” иртә җигелергә туры килә. 7 сыйныфны тәмамлагач, колхоз фермасында ике ел сарыклар карый, аннан соң ике ел Горькида торф чыгаруда катнаша.
-Эш бик авыр булды, торф кирпечләрен тезеп киптерә идек. Бер ел эшләгәч, башка бармыйбыз дип кайткан кызлар, икенче елны тагын бардык, түләү яхшы иде, - дип ул елларны искә алды юбиляр. – Күрше егетенә тормышка чыккач, колхозда эшләдем.
Мортазиннарның гаилә тарихлары кинолардагы кебек. Вәлимөхәммәт белән Зәйтүнә бер сыйныфта укыйлар, ике йорт аша гына яшиләр, бергә уйнап үсәләр. Бер-берсен яхшы белгән гаиләләр туганлаша, Зәйтүнә гаиләгә 12 нче кеше булып килә.
-Мин Зәйтүнәне пар ат белән 5 февраль көнне алып кайттым, туйлап кавыштык, - ди Вәлимөхәммәт бабай. – Шул вакыттан 66 ел гомер узган да, барысы да бер мизгел кебек кенә.
-Безне аерып, башка йортка чыгаруларын белгәч, шундый олы йортка барудан да курыкмадым, - дип шаяртып алды Зәйтүнә әби.
Мортазиннар ике ул, бер кыз тәрбияләп үстергәннәр, алар барысы да читтә гомер итсәләр дә, әти-әни йортына еш кайталар.
-Әти дә, әни дә бик сабырлар, мәхәббәтле гаиләдә үстек, - диде кызлары Миңлегөл.
Хәрәкәттә-бәрәкәт дигән сүзләр дә нәкъ аларга туры килеп тора. Әби белән бабай әле бүген дә үз-үзләрен карап торалар, авыл кибетенә дә җәяүләп барып киләләр.
-Безнең әни кебек кеше дөньяда бер генәдер ул, улыбыз да шулай ди, - дип каенанасын күз яшьләре аша мактады килене Фәнисә.
Мортазиннарның биш оныклары бар, аларның балачаклары авылда, әби белән бабай янында узган, ун оныкчыклары да биредә еш кунак була.
Кадрия Гамирова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев