Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең якташлар

30 градуслы эсседән чирмешәнлеләр ничек котыла?

Май башында көннәр салкынчарак торса, ай ахыры 30 градуслы эсселәре белән шаккатыра. Халык кызу көннәрне ничек уздыра, эсселектән ничек котыла?

Лидия Ефимова (Әккәрәй): - Артык кызу да организм өчен бик уңайлы түгел шул. Мин кояшка чыкмаска тырышам, бакча эшләрен кичкегә калдырабыз. Сыеклык күп эчелә, җылы су һәм чәй сусауны баса, окрошка ясыйм.

Гөлназ Сибгатуллина (Бәркәтә): - Әлегә биналар кызмаган, эштә җиләс, яхшы. Кояш астына баш киемсез чыкмыйм, организмга сыеклык күп кирәк, чәй һәм су эчәм. Урамнан кергәч, мунчада коенып чыгу да хәл кертеп җибәрә.

Нина Калугина (Ульяновка): - Мондый эссе көннәрдә баш киемсез йөрергә ярамый, өс киемен дә һава торышына карап сайларга, кызу көннәрдә саклык чаралары турында мәктәптә укучыларга да сөйләдек. Мин лимонлы су ясап куям, лимонлы чәй дә сусауны яхшы баса. Кояшны иң нык кыздырган вакыты – төшке аштан соң, көннең бу вакытында өйдәге эшләрне башкарам, бакчага кичен генә чыгарга тырышам. Бассейнга чумып чыксаң да әйбәт, тик әлегә аны куярга өлгермәдек.

Зәлия Сейтмеметова (Иске Үтәмеш): - Кояш нык кыздырганда өйдә булырга тырышабыз, бакчага көн кызуы сүрелгәч кенә чыгабыз. Сыеклык күп эчелә инде. Салкын су сусауны кыска вакытка гына басып тора, шуңа бүлмә температурасындагы су һәм җимешле чәй яхшы. Кыяр, помидордан салат та тәнне суытырга булыша. Бик кызу булганда душта коенып чыгабыз.

Зәмилә Моратшина (Кара Чишмә): - Кызу көннәрдә су күп эчелә, гел су гына эчсәң хәл дә бетә, шуңа сыек ашлар ашарга тырышабыз. Әлегә өйләр кызып бетмәде, бүлмәләрдә җиләс. Бакчага кичке 4ләрдән соң гына чыгабыз, яшелчәләргә дә су кирәк. Душта коенып чыгу организмга хәл кертә.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев