Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Зыятдиновлар Кара Чишмә авылының Чапаев урамында йорт өлгертә

Озакламый Кара Чишмә авылының Чапаев урамындагы беренче йортның тәрәзәсендә дә ут кабыныр.

Бүгенге көндә Әлмәт районы Сәрән авылында яшәүче Энҗе һәм Васыйл Зыятдиновлар туган авылларында йорт өлгертәләр. Алар 2026 елны яңа нигездә каршыларга ниятли.

-Болай да авыл җирендә яшәсәк тә, яшь барган саен туган авылга кайтасы килү теләге арта. Хатын белән икебез дә Кара Чишмәнеке булгач, килештек тә, 2020 елда буш нигез сатып алдык һәм аны чистартып, өй төзергә булдык, - диде Васыйл Фазыл улы. – Бер башлагач, төзелә ул, инде эчке якта эшлибез, җылытыла торган идәннәр ясау белән мәшгуль. Газны документлаштырып бетерәсе калды.

Зыятдиновлар үзләре бөтен эшкә оста, туган-тумачалары да булышырга гына тора.

-Йортның нигезен корырга һәм түбәсен ябарга гына осталар ялладык, калган барлык эшләрне дә үзебез башкарабыз. Рәхмәт туганнарга, - диде йорт хуҗасы. – Олыгайган көндә яшәгәндә барлык уңайлыклар да булсын дип эшлибез. Мунчага да коридор аша гына барасы була.

160 квадрат метрлы йортның подвалы да бар. Барын да акрынлап җиренә җиткереп башкаралар. Биредә кунакка кайткан балаларга, оныкларга да урын җитәр.

Кара Чишмә авылында 182 йорт исәпләнә. Шуларның 20сенең тәрәзәсендә соңгы берничә елда кабат ут кабынган, читтә яшәүчеләр туган нигезләренә кайтып яши башлаган. Кызганыч, уннан күбрәк йортның ишекләре ябык.

Марат Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев