25 мартта Югары Чегодай авылы мәдәният йортында мәдәният галиме, педагог Хөснулла ахун Баһаутдин укулары узачак. Татарстаныбызның танылган тарихчылары Марсель Әхмәтҗанов, Наил Таиров һәм башка тарихчылар катнашындагы конференциянең темасы "Киләчәкнең тамырлары - үткәннәрдә һәм бүгенгедә" дип атала. Хөснулла ахун Баһаутдинның тамырлары Югары Чегодай авылына барып тоташа. Сәгать 10да башланачак әлеге конференция...
25 мартта Югары Чегодай авылы мәдәният йортында мәдәният галиме, педагог Хөснулла ахун Баһаутдин укулары узачак. Татарстаныбызның танылган тарихчылары Марсель Әхмәтҗанов, Наил Таиров һәм башка тарихчылар катнашындагы конференциянең темасы "Киләчәкнең тамырлары - үткәннәрдә һәм бүгенгедә" дип атала.
Хөснулла ахун Баһаутдинның тамырлары Югары Чегодай авылына барып тоташа. Сәгать 10да башланачак әлеге конференция барышында район тарихына бәйле күп нәрсәләр белергә мөмкин булачак.
Автор фотосы
Нет комментариев