Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Югары Кәминкәдә, Җиһаншиннарда каз һәм күркәләрне өмә ясап йолкыганнар

Декабрь башында Югары Кәминкәдә каз өмәләре белән бергә күркә өмәләре дә узды. Люция Җиһаншиналар йортында, хезмәттәшләре белән җыелышып, соңгы төркем күркәләрен йолкыдылар.

Люция инде ун еллап күркә үстерә, тәҗрибәсе зур. Май урталарында сатып алган бер атналык 25 күркә бәпкәсенең 20се үскән.

-Күркәләр җылы ярата. Берәр ай аларны өйдә асрыйм, - дип тәҗрибәсе белән уртаклашты әңгәмәдәшем. – Яшь вакытларында эремчек, махсус катнашазык, ипи бирәм, бер-ике айдан бөтен нәрсәне дә ашыйлар. Вак бәрәңге пешереп, бутап салам. Аннан соң аларга яшеллек кирәк, аеруча, кычыткан яраталар. Артык кызу да ярамый икән  бу кошларга, быел авыр үстеләр, эсседә начар ашадылар. Быел түшкәләре 7-8 килограммнан артмады, 16-18 килограммлы булып үскән еллар да булды.

Җиһаншиннар күркә итен бик яраталар, аның шулпасы да тәмле була ди, түшкәләрне ыслатырга да бирәләр.

Быел алар 21 баш каз да үстергәннәр, инде аларның да тавышлары тынган, суеп бетергәннәр.

Шәһәрдә туып үскән кыз бер эштән дә курыкмый, абзарда әле дүрт баш мөгезле эре терлеге дә бар, аларны итлеккә үстерә, савым сыеры да булган, авырып киткәч кенә, аны суйганнар.

-Мин йортта, маллар янында йөрергә яратам, күркәләрнең тавышлары да ошый, матур итеп кабаралар. Хуҗаларына тимиләр, ә менә ятларны яратмыйлар, - ди Люция. – Заманында цесаркалар - мисыр тавыгы да үстердек.

 

фото гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев