Югары Кәминкә мәдәният йортында санузел, канализация дә булачак
Югары Кәминкә авыл мәдәният йортында канализация һәм санузел ясыйлар. Бу эшләргә район бюджетыннан 250 мең сум акча бирелә.
-Санузел урнаштыру өчен бүлмә бар, бинага су да кертелгән. Хәзер төзүчеләр эчке якта канализация челтәрләре сузалар, көннәр җылыткач эшләрне тышта дәвам итәчәкләр, - ди Югары Кәминкә авыл җирлеге башлыгы Кирам Гыйләҗев. - Сәхнә идәннәре дә тузган, мөмкинлек булса, аны да яңартырга исәп бар.
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев