Ятим балаларга йортлар төзелә
Быел районда тагын ике ятим бала өйле булачак, алар өчен Кәбиров урамындагы аерым йортлар төзелеп беткән.
Моңа кадәр шундый җиде райондашыбыз тораклы булган. 2016 елда – дүрт, 2017 елда өч йорт куллануга тапшырылган.
Документлар килештерелсә, киләсе елда да ятим балаларга йортлар төзү планлаштырыла. Әле тагын унлап ятим район үзәгендә торак алырга теләк белдергән.

Фото: Кадыйр Гомәров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев