Узган ел чирмешәнлеләр 42 миллион сумлык социаль ярдәм алган
Социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләр иң авыр һәм мактаулы хезмәтләрнең берсен башкаралар. Әлеге тармакка караган оешмалар коллективлары шушы көннәрдә 2024 елга йомгак ясап, агымдагы елга бурычлар билгеләделәр.
Коллегия утырышында район башлыгы урынбасары Надежда Гомәрова катнашты һәм үз чыгышында социаль хезмәт күрсәтүчеләргә рәхмәтләрен ирештерде.
-Әле ярый сез бар, бик кирәкле һәм мөһим эш башкарасыз. Сау-сәламәт булыгыз, гаиләләрегездә иминлек булсын, - диде Надежда Габдерәшит кызы.
2024 ел дәвамында, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнары нигезендә, 5110 райондашыбыз 42 миллион 770 мең сум күләмендә социаль ярдәм алган.
-Безнең бүлек аша бирелгән юллама белән былтыр 14 пенсионер сәламәтлеген ныгытты, бу максатларга 272 мең 169 сум акча бүленде, - диде үзенең чыгышында район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Рушания Әхмәдуллина. – Пилот проекты нигезендә мәгариф, яшьләр эшләре һәм спорт, сәламәтлек саклау, халыкка социаль хезмәт күрсәтү, мәдәният оешмаларында эшләүчеләргә шифаханә-курортларда дәвалану өчен 25 мең сумлык 24 сертификат тапшырдык. Шулай ук инвалидларны тернәкләндерү буенча индивидуаль программа нигезендә 82 кеше Баулының “Березка”, Әлмәт шәһәренең “Ветеран” тернәкләндерү үзәкләрендә дәва алды. Шул исәптән физик мөмкинлекләре чикле 6 бала ата-аналары белән бергә тернәкләнү узды.
Өйдә социаль хезмәт күрсәтү социаль хезмәт күрсәтүнең иң кирәкле формаларының берсе булып тора. “Мәрхәмәтле йөрәк” өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге ел дәвамында кеше ярдәменә мохтаҗ 252 якташыбызга 246 мең 995 социаль хезмәт күрсәткән.
-Башкалар турында кайгырту, аларның авыртуын үзеңнеке кебек кабул итү – ул һәркемдә дә булмаган үзенчәлекле сәләт. Безнең социаль хезмәткәрләребез барысы да үз эшләренең остасы. Авыр хезмәтләре өчен рәхмәт, - диде “Мәрхәмәтле йөрәк” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Фирдәвес Морадыймова.
Өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты директоры Наил Мостафин да үзләренең эшчәнлеге белән таныштырды.
-Бүгенге көндә йорт-интернатта 57 кеше яши, ел башында гына да ике кеше бакыйлыкка күчте, - диде Наил Фоат улы. – Безнең тәрбиядәгеләрнең 32 проценты гына - район кешеләре. 2024 ел дәвамында 21 кеше кабул иттек, шуларның дүртесе безнең якташлар. Коллектив алар үзләрен өйдәге кебек хис итсеннәр өчен барын да башкара. Өлкәннәребез иртәнге 7 сәгатьтән кичке 8гә кадәр медицина хезмәткәре күзәтүендә.
Чара ахырында иң яхшы хезмәткәрләр министрлык, район һәм оешма җитәкчелеге исеменнән Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Шулар арасында Яңа Элмәледә социаль хезмәткәр булып эшләүче Лидия Портнова да бар. Үзе дә өченче төркем инвалид якташыбыз инде 10 ел авылдашларына ярдәм итә, аңа кадәр 8 ел Самара өлкәсендә шундый хезмәт башкарган.
-Эшемне бик яратам, йөрәгемне биреп эшлим. Кешеләргә изгелек итә алуыма бик шатланам. Аякларым йөргәндә эшемне ташламыйм әле, - диде Лидия Ивановна.
ФОТОРЕПОРТАЖ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев