Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Ульяновка мәктәбе укучылары ветеран белән телекүпер аша аралашты

«Ветеран online» проектын гамәлгә ашыру кысаларында якташыбыз Ольга Лукина Җиңү волонтерлары белән берлектә Бөек Ватан сугышында катнашкан Александр Малов белән Ульяновка мәктәбе укучылары арасында телекүпер оештырды.

Александр Малов 1926 елның октябрендә Кайбыч районының Иске Курбаш авылында туган. Фронтка 1943 елда мобилизацияләнгән, механик-йөртүче булган. 1 нче Украина фронтының алты эре хәрби операциясендә катнашып, Украинаны, Польшаны, Германияне, Чехословакияне азат итүгә өлеш керткән. Ветеран үзенең сугышчан юлы турында сөйләде, сорауларга җавап бирде, үзенең зирәклеге һәм тәҗрибәсе белән уртаклашты. Ульяновка мәктәбе укучылары ветеран хөрмәтенә «Җиңү көне» җырын башкардылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев