Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Төзекләндерү кагыйдәләрен бозучыларга җәза кырыс

Чисталык икеайлыгы башыннан алып, беренче өч атнада 39 чирмешәнлегә карата күрсәтмә (предписание) бирелде.

-Шуларның 29сы санаулы сәгатьләр эчендә үз территорияләрендәге кимчелекләрне бетерде. 7 гражданинга икеайлык чорында төзекләндерү кагыйдәләрен, тышкы төзекләндерү элементларын карап тоту тәртибен бозган өчен беркетмә төзедек, - диде район административ комиссиясе секретаре Рамилә Рәхмәтуллина. – Бер физик затка кимчелекләрне бетерергә ике ай вакыт бирелде, ә менә ике гражданин белән килешеп булмый, әгәр уртак фикергә килә алмасак, аларга карата административ беркетмә төзеләчәк. Ә җәза күләме аз түгел, физик затларга беренче тапкыр 2000 сумнан 3500 сумга кадәр штраф салына.

Административ комиссия членнары әлегә район үзәгендәге чисталык торышын тикшерде, алдагы атналарда рейдлар авылларда дәвам итәчәк.

Гомумән алганда, соңгы көннәрдә чирмешәнлеләр урамнарны, эш урыннарын тәртипкә китерде, юл кырыйларындагы байтак чүп-чар капчыкларга җыеп алынды. Заречная, Мәктәп, Октябрьская урамнарында яшәүчеләр, үзләре теләк белдереп, Чирмешән елгасы яр буенда бергәләп тәртип урнаштырганнар.

-Яз көне кар астыннан чүп-чар күп чыга, йорт тирәсе һәм бакчалар да тәртипкә китерелә. Аларны һәр хуҗа көнкүреш калдыклары полигонына үзе дә чыгара ала, анда керү бушлай, - диде Рамилә Мәүлет кызы.

Рамилә Рәхмәтуллина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев