Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Туймәттән Габдулла Әшрапов 83 елдан соң туган авылына “кайтты”

Бөек Ватан сугышында һәлак булган Габдулла Әшраповның җәсәден туган авылы Туймәткә алып кайтып кабат җирләделәр.

Якташыбыз 83 елдан соң якыннары янына “кайтты”. Аның сөякләрен, каскасын һәм башка шәхси әйберләрен, район хакимияте ярдәме белән, оныклары  Мәскәүдән барып алдылар.

-Газизебез бик озак көттереп кайтты. Кызганыч, аның ике кызы гына бу көнне күрә алды. Бабайның 29 оныгы, 63 оныкчыгы һәм оныкчыкларының 65 баласы бар, - диде Мәскәүгә үзе барган оныгы Тәгъзимә Тукаева. – Рәхмәт, эзләүчеләр төркеменә, безгә бу хәбәрне җиткергән Хәтирә Мәрданшинага, Мәскәүдә истәлекле чара оештырып, бабабызның җәсәден тапшыручыларга, район җитәкчелегенә, шулай ук митинг оештыручыларга һәм бабайны озатырга килүче авылдашларга.

22 июнь – Бөек Ватан сугышы башланган, Хәтер һәм кайгы көнендә узган әлеге митингта район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов, Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары Дамир Гайнуллин да катнашты. Түбән Кама шәһәрендәге “Нефтехимик” эзләү отряды членнары да фронтовикны озатырга килгән. Бу көнне гүя табигать тә елады, тәүлек буе яңгыр туктамады.

Габдулла Әшрап улы 1941 елның 28 августында сугышка китә. Хатыны Айсылу аны сигез бала белән озатып кала, иң бәләкәй кызына ике ай гына. 39 яшьлек якташыбызның бары бер хаты килеп кала, ул хәбәрсез югала. Хатыны Айсылу Хаҗи кызы һәм балалары гомерләре буе хәбәр көтеп яшиләр.

Смоленск өлкәсе, Сафоновский районында барган казу эшләре вакытында аерым каберлектән якташыбызның медальоны табыла, аның язуы бик яхшы сакланган, шунда ук аның каскасына һәм сөякләренә тап булалар. Мәрхүмнең исемендәге бер хәрефтәге аерма (Абдулла) туганнарын табуны кыенлаштыра.

-Мин бала чакта, әле ул вакытта әти дә исән иде, Абдулла Әшрәпов табылуы турында хәбәр килгәне истә, әти барырга да җыенды, аннан соң, ул түгел дип, сәфәр булмый калды, - ди Тәгъзимә Хәбибулла кызы. – Шул безнең бабай булган инде. Быел май аенда әлеге хәбәр килгәч, күңел нечкәрде. Ә хәзер аны алып кайтып, авылыбыз зиратына җирли алуыбызга шатланабыз, бабабыз белән горурланабыз.

Авыл мәдәният йортында узган митинигка, әтисе белән хушлашырга, 90 яшен тутыручы кызы Саимә Сафина да килә алган.

-Мин төшемдә, әтинең кечкенә арба тартып кайтканын күргән идем, менә, дөрестән дә кайтты, - диде Габдулла бабайның кызы.

Эзләүчеләр  бу елның язында Смоленск өлкәсендә 83 ел хәбәрсез югалган дип саналган биш сугышчының мәетен табалар, менә шуларның берсе - безнең якташыбыз булып чыга. Мәскәүдә, Җиңү музеенда узган чарада, мәрхүмнәрнең туганнарына сугышчыларның медальоннарын, шәхси әйберләрен һәм үлгәннән соң “Шагнувши в бессмертие” медальләре тапшырганнар. Әлеге биш геройның да тарихы “Җиңү йөзләре” (“Лица Победы”) халыкара проектына кертелгән.

ФОТОРЕПОРТАЖ 

Кадрия Гамирова фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев