Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Туймәттә чисталык өмәсенә авылның апа-әбиләре дә кушылган

Авылның ветераннар советы рәисе Рәсимә Хәйруллина тәкъдиме белән дистәләгән хатын-кыз элеккеге мәктәп урынына җыелганнар.

Күмәк көч белән әлеге мәктәптә хезмәт куйган укытучылар хөрмәтенә куелган стела тирәсен тәртипләп тә куйганнар. Биредә чалгы, сәнәк, көрәкләргә эш күп булган. Чабылган кычытканны, башка чүп-чарны трактор арбасына төяп читкә  чыгарганнар.

- Рәхмәт авылдашларга, әйткәнне дә көтеп тормыйлар, - диде Туймәт авыл җирлеге башлыгы Айдар Кәримов. – Чисталык – үзебез өчен. Чүп-чарны читкә чыгаруны оештырабыз, аның авырлыгы юк, моңа үзебезнең тракторлар бар.

 Ралия Бәдретдинова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев