Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Туймәтлеләр чәчәкләр үстерергә ярата

Туймәт авылында чисталыклары, матурлыклары белән үзләренә тартып торучы йортлар байтак.

Рәшит һәм Гөлназ Рәҗәповларның йорты бөтен урамга ямь биреп тора дию дә артык булмас. Кар эреп бетү белән тюльпаннар, нарцистлар баш төртеп, төрле төсле чәчәкләре белән күңелне иркәли. Аларга башка чәчәкләр алмашка килә. Шулай итеп Рәҗәповларның өй каршысы, ишегаллары көзгә кадәр чәчәкләргә күмелә. Матурлык, чисталык яратучы бу гаилә барлык эшләрне дә бергәләп башкара: чәчәкләрне утыртып, тәрбиялиләр, балалар да әти-әниләре үрнәгендә тәртипкә өйрәнеп үсә. Аннан соң, чүпләмәгән җирдә чиста була дигән сүз дә аларга атап әйтелгән кебек. Һәр әйбернең үз урыны, бар да эштән тәм табып, җиренә җиткереп башкарылган.

80 яшьне узган Даилә апа Әшрапова да матурлык ярата, аның өй алдындагы бакчасын чәчәкләр бизи. Йорт тирәсен тәртипләп, матурлап тотуда балалары да булыша.

Наилә апа Мәссарова иртә яздан йорт тирәсен тәртипкә китерергә гадәтләнгән. Капка төбендә, йортында да бер артык әйбер күрмәссең, ә өй алдындагы бакчасы ел әйләнәсе чәчәкләргә күмелә.

-Авыл халкы, гомумән, чисталыкка битараф түгел. Яз башыннан өмәләр байтак үтте. Мәңгелек йортыбыз – зиратта да зур өмә уздырдык, чистарту эшенә читтә яшәүче авылдашлар да кушылды, - диде Туймәт авыл җирлеге башлыгы һәм башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Рәзилә Фәссахова. – Былтыр авылның чүп түгү урынына рекультивация ясаттык, ягъни аны яптык. Хәзер анда чүп түгү тыела. Көндәлек көнкүреш калдыкларын атнага бер көн килеп алып китәләр. Анда вакланган агач ботакларын да чыгарырга ярый, ә менә зур, күләмле калдыклар булганда, чүп җыючыларга заявка бирергә мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев