Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Туймәт авылы мәдәният йортында капиталь ремонтка җыеналар

Туймәт авыл җирлегендә узган халык җыенында шатлыклы хәбәр әйттеләр. Озакламый авыл мәдәният йортына төзүчеләр киләчәк, быел аның бинасын капиталь ремонтлау планлаштырыла.

Гомумән, Туймәт авылы мәдәният йортында узган җыен бик тыныч үтте. Халык Туймәт авыл җирлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Рәзилә Фәсаховага рәхмәтләрен җиткерде, район җитәкчелеге дә аның эшеннән канәгать.

-Авылдашларга бик зур рәхмәт, аңлашып эшлибез,- диде Рәзилә Габдулла кызы.

Туймәттәге 150 йортта 423 кеше яши. Кызганыч, тәрәзәләрендә “утлары сүнгән” өйләр дә байтак, андыйлар – 37. 2024 елда авылда өч йортта бәби чәйләре узган, җиде гаилә якыннарын югалткан. Авылда халык саны яшәү урынын алмаштыру сәбәпле дә кимегән. Былтыр халык саны 439 булган. Авылда балалар саны кимүе сөендерми: балалар бакчасында нибары ике сабый тәрбияләнә, Туймәт төп мәктәбендә 19 укучы белем ала.

Туймәтлеләр 178 баш мөгезле эре терлек асрый, шуларның 47се савым сыеры. Сарыклар (135 баш), атлар (35), кәҗәләр (11), куяннар, кош-корт асраучылар да бар.

-Малларга азык әзерләүдә кыенлыклар булмады, җирләребезне арендалаучы “БИО-АГРО” җәмгыяте белән килешеп эшлибез, - диде Рәзилә Фәссахова. –Чулпан Ильясов, Альберт Фәссахов, Азат Кәримов, Илназ Гатин саламны шәхси тракторлары белән төргәкләргә җыеп, сораучыларга кайтарып та бирделәр. Пай җирләрендә бөртек үстерүчеләр авылдашларны фуражлы итте.

Үткән елда җыелган үзсалым акчаларының кая тотылуы хакында да хисап бирде авыл җитәкчесе. Республика ярдәме белән барлыгы 702 мең 500 сум акча җыелган. 252 мең 500 сумы кыш һәм җәй айларында авыл урамнарын тәртиптә тотуга, тракторга ягулык һәм башка кирәк-яраклар алуга, тракторчыга түләү өчен бүленгән. 50 мең сумы урам яктырткычларына тотылган. 400 мең сумына Тукай һәм Новая урамнары юлларына 300 метр арага вак таш түшәлгән. Район ярдәме белән Мәктәп урамы да шомарган, асфальттагы чокырлар ямалган.

Матур гадәт буенча, җыен ахырында авылның патриотларын, актив кешеләрен һәм юбилярларны бүләкләделәр.

ФОТОРЕПОРТАЖ 

Кадрия Гамирова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев